Россия көне татарстанлыларга озын яллар бүләк итәчәк
Июнь аенда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче Татарстан халкы Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.
Татарстанлылар 12 июньнән 14 июньгә кадәр (шул көнне дә кертеп) ял итәчәк. Бәйрәм алдыннан булган эш көне — 11 июнь (пәнҗешәмбе) — бер сәгатькә кыскартыла.
Июньдәге бүтән яллар гадәти шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә — 6-7 июнь, 20-21 июнь һәм 27-28 июнь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев