«Пир в Мир» гастрофестивалендә алабугалыларны болан итеннән ризык әзерләргә өйрәтәчәкләр
Катнашучыларны кулинария ачышлары һәм чын кунакчыллык мохите көтә.
28 мартта «Пир в Мир» проекты кысаларында якты гастрономик вакыйга булачак. Кунакларны шеф-повардан кулинар мастер-класс кына түгел, ә Григорий Галкин катнашындагы бай шоу-программа да көтә.
Кулинар шоу барышында затлы һәм файдалы болан ите (оленина) белән таныштырачаклар. Соңгы вакытта итнең бу төре гадәти булмаган тәмнәрне яратучылар арасында барган саен популярлаша бара. Шеф-повар аны әзерләү серләрен ачачак, итне дөрес сайлау һәм әзерләү серләре турында сөйләячәк.
Махсус кунак — «Созвездие» (Йолдызлык) мәдәни үсеш үзәге директоры Елена Морозова. Катнашучыларны җирле аш-су белән танышу, кулинария ачышлары һәм чын кунакчыллык атмосферасы көтә.
Бәйрәм 28 мартта Ленин мәйданында 11:30 да башлана.
Шулай ук укыгыз: Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале кысаларында чын Азия пылавы әзерләргә өйрәнделәр
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев