МХО катнашучысы Ирек Закиров: Дөм-Дөм авылының батыр улы
Һәр заманның да тормышта кылган гамәлләре, эшләгән эшләре белән сокланырлык батыр кешеләре бар. Алар арасында яшьләрнең дә булуы белән һәрвакыт горурланганнар.
Безнең заман да искәрмә түгел. Бүген МХОда катнашучыларның һәрберсе — безнең өчен батырлык үрнәге. Сүзем шуларның берсе — туганым һәм авылдашыбыз турында.
1994 елның 21 октябрендә районыбызның матур табигатьле Татар Дөм-Дөме авылында Рокыя һәм Алмаз Закировлар гаиләсендә ике кыздан соң нәсел дәвамчысы булып уллары дөньяга килә. Аңа Ирек дип бик мәгънәле заманча исем кушалар. Беренче тормыш тәрбиясен апалары Гөлсинә һәм Алсинә йөргән «Акчәчәк» балалар бакчасында ала. Ә аннан соң Дөм-Дөм тугызьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына бара һәм беренче укытучысы Әмирханова Рәхилә Шәкерт кызы була.
Олы Шүрнәк урта мәктәбендә дә тырышып белем ала һәм аны 2012 елда көмеш медальгә тәмамлый. Мәктәптә татар һәм рус әдәбияты дәресләрен үз итә. Хәзер дә китап уку — аның яраткан шөгыле. Шигырь укучылар конкурсында, театр түгәрәкләрендә, концертларда актив катнаша. Студентлар һәм авыл үзешчәннәре белән авылның мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясый. Спорт белән күңел биреп шөгыльләнә: мәктәпнең хоккей командасында капкачы, волейбол командасы белән чыгышлар, чаңгы узышлары... Аның барлык алган мактау кәгазьләрен, диплом, сертификат, таныклыкларын санап бетерерлек түгел. Менә берничәсе генә: Башкалабыз Казанның 1000еллыгына багышланган «Чәчәк ат, Республикам» шигырь укучылар бәйгесе җиңүчесе буларак Алабуга районы мәгариф идарәсенең мактау кәгазе (2005 ел); Алабуга районы беренчелегенә волейбол ярышлары буенча «Яхшы либеро» дипломы (2007 ел); «Яшь программист» республика конкурсының муниципаль турында «Программа проектлары» номинациясендә II дәрәҗә диплом (2011 ел); Актанышта узган һәм Россия космонавтикасының 50 еллыгына багышланган «Йолдызлы эстафета» регионара фәнни-практик конференциядә I дәрәҗә диплом (2011 ел) һ.б.
Ирек мәктәптән соң Чаллыга КамПИга укырга керә, ләкин бер елдан соң үз теләге белән иң беренче чиратта Ватан алдындагы бурычын үтәргә карар кыла. «Мин тиеш!» — дип аңлата ул үз гамәлен барысына да һәм хәрби комиссариатка барып, теләген белдерә. 7 декабрьдә Ирек Закиров армия сафларына алына. Вольск шәһәрендә ярты еллык әзерлек курсларын узганнан соң, икенче ярты елын Ерак Көнчыгышта Биробиджанда дәвам итә.
Намус белән уңышлы гына хезмәт итеп, туган якларга кире әйләнеп кайта. Әти-әни җилкәсендә утырасы килмичә, укырга беркайчан да соң түгел дип фикер йөрткәннән соң, «мин үз-үземне тәэмин итәргә тиеш», дип, эшкә урнаша һәм 2022 елның 24 сентябрендә — әтисе Алмаз Ясәви улының нәкъ 60 яшьлек юбилее көнендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Тагын бер тапкыр ныклы карарга килеп, Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Әтисе, бигрәк тә әнисе Рокыя Кадыйр кызының борчулы һәм сораулы карашына ул җавап итеп бары ике генә сүз әйтә: «Мин тиеш!»
Ирек Закиров алгы сафларда хезмәт итә. Алдан Авдеевка, аннан соң Степовое, Бердычи, Соловьево, Прогресс, Желанное... Позывное — Баден. (Ирек мәктәптә укыганда дискотекалар уздыру белән шөгыльләнә һәм шул вакытта укучылар авылыбызга «Баден-баден» дигән исем бирәләр һәм үзара шулай атыйлар. Позывной итеп яшьләр кушкан һәм үзенә якын булган авыл кушаматын ала).
Урыннан күчкән саен тору урынын әзерләү, җайлау, ашау-эчү мәсьәләсен хәл итү, иптәшләренә ярдәм итүне дә Ирек күбрәк үз өстенә ала һәм аның булдырасына ышаналар, чөнки ул ял вакытында да тик тормый һәм һәрвакыт булсын дип тырыша торган җаваплы дус һәм иптәш. «Батыр ярасыз йөрмәс», — дигән сүзләр дә бүген нәкъ үзенә туры килә. Ирек Закиров 4 тапкыр яралана: беренче яралануы Бердычида, икенчесе Соловьевода, өченчесе Михайловкада, дүртенчесе Новопустынкада була. Һәр яралануыннан соң дәвалануларны узгач, хәтта дүртенче бик җитди яраланудан соң да МХОга китә: «Мин анда кирәгрәк, мине анда көтәләр, мин анда булырга тиеш!» — ди. Дөрес, Иреккә берничә тапкыр ялга кайту бәхете дә эләгә. Иң беренче отпускасы вакытында сөйгәне Диләрә белән 2023 елның 17 апрелендә тормыш коралар. Ә быел ул ялга нәкъ әнисе Рокыяның туган көнендә — 1 февральдә кайтуы белән аңа зур сюрприз ясый. Әтисе, апалары белгәндер, ләкин Рокыя ханыма берсе дә берни дә сиздермиләр. Ана өчен иң зур, кадерле, сөенечле бүләк була ул.
Гомумән, Ирек күп сөйләшми, ләкин сүзен кистереп әйтә, тәвәккәл. Беренче укытучысы Әмирханова Рәхилә Шәкерт кызы да аның балачагын искә төшереп: «Тырыш укучым ул минем, сыйныфтан тыш нинди эшкә тотынсак та, башлап йөрергә яратты. Аз сөйләшә, ләкин җор телле. Ирек аз сөйләшсә дә, җаен туры китереп, кызык сөйләп куеп, күңелне күтәрә иде. Хәзер дә очрашканда, һәрвакыт елмаеп, исәнләшеп, хәлләрне сораша», — ди.
«Батыр яуда беленер» диләр. Бүген Ирек Алмаз улы Закировның күкрәген «За отвагу» медале (30 сентябрь 2024 ел), «Отважный» күкрәк билгесе (21 октябрь 2024ел), II дәрәҗә «За храбрость» медале (13 декабрь 2024 ел)," I дәрәҗә «За храбрость» медале (14 сентябрь 2025 ел) бизиләр. «Батыр егет — ил күрке» дә: Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечняда катнашучы авылдашларыбыз белән бергә бүген без — Дөм-Дөм авылы халкы Ирек Алмаз улы Закиров белән дә горурланабыз.
Соңгы авыр яралануының нәтиҗәсе буларак, Ирек быел апрельдә демобилизацияләнде, ләкин чакырсалар, ул бүген яңадан МХОга китәргә әзер. Тик әле аңа сәламәтлеген кайгыртырга һәм ныгытырга, ихтыяр көчен туплап, тормыш авырлыкларына да батырларча бирешмәскә кирәк. Ә моның өчен аның янәшәсендә аны бер сүздән аңлаучы ачык йөзле кыю Диләрәсе, аның өчен җаннарын да бирергә әзер торучы һәм үзе дә Әфганны узган, хезмәт юлын туган авылы хуҗалыгын үстерүгә багышлаган алдынгы механизатор әтисе Алмаз Ясәви улы, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгәллимә әнисе Рокыя Кадыйр кызы (хәзер икесе дә хаклы ялда), һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы апалары Гөлсинә һәм Алсинә һәм аларның гаиләләре, туганнары, дуслары бар. Бүгенге көндә Диләрә белән Ирек Закировлар Чаллыда яшиләр, әти-әниләре янына кайтып йөриләр.
Җиңү көне уңаеннан шәхсән үзем һәм авылдашлар исеменнән Ирек Алмаз улы Закировны һәм барлык дөм-дөмлеләрне Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим. Һәм тагын бер теләк: илдә тизрәк тынычлык урнашсын, ир-егетләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар, аналарның, балаларның күз яшьләре түгелмәсен иде.
Рәсимә Сибәгатуллина
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев