Яшьлеккә кайту: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә җылы кичә узды
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең актлар залында көллиятне төрле елларда тәмамлаган, бүген инде тәҗрибәле мәдәният хезмәткәрләре булган кешеләр җыелды.
«Бер күрешү — үзе бер гомер» диләр татарларда, һәм бу гыйбарәдә, һичшиксез, хаклык бар. Үткәннәрне искә алып, кайчандыр күңелгә якын булган урыннарда кабат булу — ул яшьлеккә әйләнеп кайту, үзеңне кабат студент итеп хис итү мөмкинлеге.
Апрель ахырында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә «Гасырлардан килгән аваз» дигән матур кичә узды. Бирегә сәнгать уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәхесләр җыелды. Бүген алар җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр һәм язучылар. Алар һәркайсы бу тормышта үз урынын, үз шөгылен таба алган.
Әлеге кичә күптәнге дуслар очрашуы булып кына калмыйча, Туган тел көненә дә багышланган иде. Залга туган телен яраткан, аны хөрмәт иткән тамашачылар һәм кунаклар җыелды.
Күп еллар элек әлеге уку йортын тәмамлап, бүген үз язмышларын иҗат белән бәйләгән кунаклар арасында Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, Әгерҗе районы Үзәк китапханәсе җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова-Әхмәтова, үзешмәкәр, язучы Ранилә Иванова, баянчы, композитор, җырчы Илфир Искәндәров бар иде. Алар һәрберсе актлар залының сәхнәсенә чыгып, үзләре белән таныштырдылар, әлеге уку йортына булган рәхмәтләрен әйттеләр, матур хатирәләр белән уртаклаштылар.
Алабугада белем алып, алар республикабызның төрле почмакларына таралганнар. Кемдер җырлый, кемдер каләм тибрәтә, иң мөһиме — күңелгә якын эше белән шөгыльләнә. Аларның янып торган күзләре моңа дәлил.
Кайчандыр укып чыккан, яшьлек еллары узган уку йорты стеналарына әйләнеп кайту, чыннан да, яшьлеккә әйләнеп кайтуга тиң. Беренче имтиханнар, беренче дуслар, беренче мәхәббәт, йокысыз төннәр — барысы бүген якты хатирә булып саклана.
Сәхнәдә бер-бер артлы иҗади номерлар күрсәтелде. Студентлар тын да алмый килгән кунакларны тыңлады. Соңыннан студентлар да үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды.
Мондый чараларның әһәмиятен, татар телен саклап калу мөһимлеген Дибәҗә апа Каюмованың кызы Алсу Латыйпова да ассызыклады. Ул әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова килгән кунакларны саләмләде. Вакыт табып, уку йортын хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сезне безнең, ә дөресрәге, сезнең уку йортында сәламләвебезгә шатмын. Сез монда кадерле кунак», — дип сүзен башлады ул. Соңыннан җитәкче кунакларны чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләде.
Матур кичә һәр катнашучының йөрәгендә җылы хатирә булып сакланыр. Кайчандыр белем алган уку йортыннан алар бүген илһамланып, яңа идеяләр туплап кайтып киткәннәрдер дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев