Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан 135 бала «Юный строитель» лагерена китте

Алабуганың муниципаль лагерьларында җәй дәвамында 900 мәктәп укучысы ял итәчәк.

Бүген балаларны шәһәр читендәге «Юный строитель» лагерена озаттылар. 135 малай һәм кыз Алабуга муниципаль районының шәһәр читендәге «Юный строитель» лагеренда беренче сменада ял итә алачак. Беренче смена 7 көн дәвам итә. Алдагылары — 21шәр көн. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу көннәр чаралар саны буенча искиткеч бай булып үтә.

— Беренче смена — профильле, ул «Барс» яшьләр үзәгенең «Бумеранг Добра» берләшмәсеннән оештырылды. Әлеге җиде көнлек заезд кысаларында балалар янына төрле спикерлар, десантчылар, волонтерлар, остаханәләр һәм гуманитар штаблар вәкилләре, төрле клубларның педагог-оештыручылары киләчәк. Һәр көнне нинди дә булса чара оештырылачак, — ди «Центр «Отдых» директоры Альбина Гарипова.

Лагерьда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Гурьяновлар гаиләсе уллары Костяны лагерьга беренче тапкыр җибәрә, ул нибары берничә көн элек кенә балалар бакчасы белән хушлашкан һәм ата-анасыннан беренче тапкыр аерылып торачак.

— Мин лагерьга яхшы кәеф белән барам. Чөнки урманда булачакмын, анда матур, һәм беренче тапкыр әти-әнисез калачакмын. Лагерьда уеннар күп булуын бик телим, — дип уртаклаша җиде яшьлек Костя.

— Бу лагерь турында ирем белән күп ишеткән идек һәм, фикерләргә караганда, «Юнстрой» да яхшы. Шуңа күрә улыбызны, беренче тапкыр баруына карамастан, бернинди шиксез һәм куркусыз җибәрәбез. Нәрсә булса да, вожатыйлар аның белән уртак тел табар һәм балабызны карап-күзәтеп торыр дип ышанам, — ди Костяның әнисе Эльмира ышаныч белән.

Лагерь персоналына килгәндә, биредә очраклы кешеләр юк һәм беркайчан да булмаган. Тикшерү үткән һәм квалификацияле белгечләр генә. Медицина хезмәткәрләре, мәсәлән, илнең төрле почмакларыннан, хәтта Комидан да килә. Вожатыйлар сыйфатында — югары уку йортлары студентлары гына түгел, ә бөтен Татарстаннан килгән педагог-оештыручылар да бар.

— Мин төбәк вожатыйлар мәктәбендә укыдым һәм бу өлкәдә 4 нче ел эшлим. Миңа остазлык итү бик ошый. Җәйне түземсезлек белән көтәм. Чаралар өчен идеяләрем бик күп. Балалар максималь рәвештә ял итсен өчен, аларны тормышка ашырасым килә, — ди вожатый Карина Савина.

— Заезд алдыннан кәефем искиткеч. Бу юлламаны мин озак көттем, «Юнстрой» га август аенда да килергә планлаштырам. Биредә бик шәп! — дип фикерләре белән уртаклаша җиденче сыйныф укучысы Альбина Зиганшина.

— Безнең сменаның ничек узачагын мин инде күз алдыма китерәм. Без номерлар куячакбыз, сәхнәләштерелгән күренешләр әзерләячәкбез, күп аралашачакбыз. Һәм бу бик яхшы! 7 көн эчендә биредә шулкадәр күп нәрсә булачак! Мин моны зур дулкынлану белән көтәм, — ди җиденче сыйныф укучысы Карина Вахитова.

Иртәгә, 2 июньдә, «Лесная сказка» лагерена заезд башлана. Бу — Алабуга районындагы тагын бер муниципаль лагерь. Анда сменалар 18әр көн дәвам итә. Быел биредә ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеген «Юность» спорт мәктәбенең волейболчылары һәм дзюдочылары отты. Аларның конкурс проектлары иң яхшылар рәтендә иде. Моннан тыш, Елена Мерзон җитәкчелегендәге комиссия «Koda-Team» вокал студиясе, Рок мәктәбе һәм А. Гәрәев исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбе проектларын да хуплады. Быел «Лесная сказка» лагерена нәкъ менә алар барачак.

Быел куркынычсызлык чаралары да көчәйтелде. Янгынга каршы сигнализация һәм барлык электр щитоклары яңартылды. Янгын чыгудан саклану максатыннан, ике лагерьның территориясе һәм аларга чиктәш мәйданнар алдан ук корыган агач-куаклардан чистартылды.

Моннан тыш, корпусларны да әйбәтләп әзерләгәннәр. Аларда линолеум алыштырылган, радиаторлар һәм барлык канализация торбалары яңартылган.

Барлыгы исә җәй дәвамында Танайка урманы территориясендә урнашкан ике муниципаль лагерьда бөтен шәһәрдән һәм Алабуга районынан 900 малай һәм кыз ял итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев