Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Лето вместе» проекты башлана

Җәй дәвамында алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ачык һавада спорт шөгыльләре, иҗат очрашулары, бию кичәләре, кино караулар һәм башка чаралар узачак.

Алабугада «Лето вместе» проектына старт бирелде. Сезон дәвамында шәһәр паркларында һәм җәмәгать урыннарында мәдәни, спорт һәм иҗади чаралар оештырылачак. 

Проект шәһәр администрациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Оештыручылар беренче атнаның афишасын тәкъдим итте.

1 июнь, дүшәмбе

08:00 — «Гуляй-парк»ның күзәтү мәйданчыгында Гүзәл Гиматова белән хатха-йога. Катнашучыларга үзләре белән келәм һәм су алырга тәкъдим ителә.

2 июнь, сишәмбе

18:00 — «Гуляй-парк»ның күзәтү мәйданчыгында Ольга Кузнецова белән пилатес. Шөгыль өчен шулай ук келәм һәм су кирәк булачак.

3 июнь, чәршәмбе

«Чебурашка» паркында берьюлы берничә чара планлаштырылган

17:00 — Имән өстәл янында Алена Новикова белән нейрографика шөгыле. Урыннар саны чикле, теркәлү кирәк.

18:00 — Имән өстәл янында Рушания Богоутдинова белән «English club» (инглиз теле клубы).

21:00 — Ротонда янында Марат Галләмов белән бачата биюе.

4 июнь, пәнҗешәмбе

17:00 — Амфитеатрда ачык һавада кино күрсәтү.

5 июнь, җомга

10:00 — Чулман яр буенда иртәнге зарядка һәм Гүзәл Гиматова белән бергә иртәнге аш. Катнашучыларга үзләре белән келәм, су һәм ризык алырга киңәш ителә.

6 июнь, шимбә

20:00 — Шәһәр пляжында Альбина Һадиуллина белән пляж волейболы.

«Лето вместе» — Алабуга паркларында шәһәр хакимияте ярдәмендә оештырылучы җәйге мәдәни чаралар проекты. Алабугалылар һәм шәһәр кунакларын әлеге чараларга кушылырга, җәйне актив, кызыклы һәм файдалы үткәрергә чакыралар.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев