Алабуга районында эшмәкәргә чүп-чар яндырган өчен 60 мең штраф билгеләнгән
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Аның буенча учакларны, чүп-чарны яндыру һәм ачык утта ризык пешерү тыела.
Шуңа бәйле рәвештә Алабуга районында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак пунктларда һәм бакча ширкәтләрендә рейдлар үткәрә.
Шәхси эшмәкәрләрнең берсе тыюны игътибарсыз калдырган һәм кишәрлегендә чүп-чар яндырган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгений Нагорных хәбәр иткәнчә, аны РФ КоАП 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар һәм 60 мең сум штраф салганнар.
Шулай ук инспекторлар коры үсемлекләр белән ташландык участоклар тапкан, бу янгыннар куркынычын арттыра. Рейдлар дәвам итә: бакчачыларны янучан чүп-чарны җыярга, электр приборларын тикшерергә һәм балаларга шырпы белән уйнауның куркыныч булуын аңлатырга өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев