Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 13 ишегалды яңартыла

Эшләр берничә юнәлештә алып барыла: ишегалларын яктырту, юлларны төзекләндерү һәм кече архитектура формаларын урнаштыру.

Алабуга районында «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Төзекләндерү эшләре берничә ишегалды территориясендә бара һәм беренче нәтиҗәләр инде күренә.

Бүгенге көнгә Алабуга районында ишегалларын яктырту эшләре 82 процентка үтәлгән. Программада катнашучы 13 ишегалдының 8ендә яктырту эшләре башкарылган.

Аерым алганда, эшләр түбәндәге адреслар буенча төгәлләнгән:

  • Матросов урамы, 11 — баганаларда һәм бүлү щитында кабельләр ялганган, яктырткычлар тоташтырылган;
  • Мәскәү урамы, 48 — баганаларда кабельләр ялганган һәм яктырткычлар тоташтырылган;
  • Матросов урамы, 5 — баганларда кабельләр ялганган һәм яктырткычлар тоташтырылган.

Яктырту белән беррәттән, ишегалды юлларын төзекләндерү һәм кече архитектура формаларын (скамейкалар, балалар мәйданчыклары һ.б.) урнаштыру да дәвам итә.

Хәзерге вакытта район буенча юл эшләре — 70,87 процентка, ә урам җиһазларын урнаштыру 54,22 процентка үтәлгән.

Искәртеп үтик, «Безнең ишегалды» проектының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырыла. Программа ишегаллары инфраструктурасының актуаль мәсьәләләрен чишүгә һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Эшләр дәвам итә. Төзекләндерүнең алдагы этаплары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев