Кызының үтенеченнән туган гаилә бренды: алабугалы Регина Шабурова тарихы
Кайчак зур эшләр кечкенә генә бер теләктән башлана. Регина Шабурова өчен ул кызына “Мин — татар кызы” дип язылган кием тегүдән гыйбарәт була. Бүген исә бу мавыгу Алабугада үз брендын булдыруга әверелгән. Регина заманча киемнәр аша татар мәдәниятен таныта, милли орнаментларга яңа сулыш өрә. Аның иҗат җимешләре туган шәһәребездән читкә, хәтта башка илләргә дә юл тота.