Новая Кама 16+
Рус Тат
СПОРТ

Алабуга районында массакүләм спорт традицияләрен яңарталар

Соңгы елларда Алабуга чын спорт кластерына әверелә бара. Биредә яңа объектлар барлыкка килә, спорт җиһазлары яңартыла, ә стадионнарда зур ярышлар үткәрелә.

Әмма иң мөһиме — спорт профессионаллар шөгыле генә булудан туктап, ишегалларына, гаиләләргә, һәр кеше тормышына кайта.

Бизнес һәм хакимиятнең уртак инициативасы шәһәр спортын ничек үзгәртә, ни өчен җанатар мөһим уенчыга әверелә — бу һәм башка сорауларга җавапны без әлеге вакыйгаларның үзәгендә булганнар белән эзләдек. Алар арасында Алабуга шәһәр Советы депутаты Эдуард Ковальчук та бар. Ул хоккейчы түгел, әмма бөтен күңеле белән әлеге спорт төре өчен җан атып яши.

— Безнең яшүсмерләр командалары бик югары дәрәҗәдә уйный, — дип сөйли Эдуард Ковальчук. — Минем бурыч — шәһәрдә балалар хоккеен таныту. Моның өчен ул якты, мавыктыргыч булырга тиеш, командалар өчен җан атарга гаиләләр белән килсеннәр.

Зур Боз сарае төзергә була, ләкин ул буш булса, аннан ни файда, дип фикер йөртә Эдуард Ковальчук. Тамашачыны хөрмәтле кунак буларак каршы алырга кирәк: кайнар ризык һәм эчемлекләр сатуны оештырырга, призлар белән конкурслар үткәрергә кирәк — мәсәлән, призларның берсе — уенчылар янына бозга чыгу мөмкинлеге булсын. Һәм, әлбәттә, социаль челтәрләр, газеталар, телевидение аркылы матчларга чакырырга, алар турында сөйләргә кирәк.

Бу юнәлештә беренче адымны февраль уртасында ясадылар. Алып баручыны чакырдылар, уен башланыр алдыннан Боз сарае фойесында күңел ачулар оештырдылар, җанатарлар өчен махсус хлопушкалар ясап, командага ярдәм итү өчен музыка да яздырдылар.

— Мондый ярдәмне күргәч, хоккейчылар башта гаҗәпләнде, ләкин соңыннан яңалыкны бик яхшы кабул иттеләр, — дип искә ала Эдуард Ковальчук. — Рухи ярдәмнең мөһим булуын раслаучы бер момент булды: беренче периодта безнекеләр гол керттерделәр һәм уен ахырына нибары өч секунд кала гына исәпне тигезли алдылар. Бирешмәскә аларга җанатарларның активлыгы ярдәм итте.

Боз геройларны көтә
Эдуард Ковальчук билгеләп үткәнчә, хоккей — характер, карарлар кабул итә һәм алар өчен җаваплылык тота белү, катгый хәлләргә каршы тора белү кебек сыйфатларны тәрбияли.

— Безнең малайлар һәм кызлар бозга чыкканда, алар инде олыларча энергия, техника, физика белән эш итә. Әмма ничә яшьтә булуга карамастан, һәр спортчыга тулы трибуналар алдында чыгыш ясау күңеллерәк. 

Моннан тыш, трибуналар — стресстан арыну һәм уеннан ләззәт алу өчен менә дигән урын.

— Игътибар итәсем килә: үз командаң өчен җан атканда, көндәшләрне дә рәнҗетмәскә кирәк. Без бит балалар хоккее турында сөйләшәбез. Яр Чаллыда, мәсәлән, үз фан-секторы бар. Аларның диджее кайчан һәм нәрсә кычкырырга, кайчан флаглар болгарга яки, киресенчә, кайчан туктарга кирәклеген әйтеп тора.

Чаңгы спорты
«Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте һәм «Махеев» хәйрия фонды җитәкчеләре Леонид Барышев һәм Вадим Махеев күп кенә социаль проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән «Йөзәргә күмәк өйрәтү» проектын, чаңгы спортына ярдәмне атарга була. Алар ярдәмендә соңгы елларда Танайка урманындагы трасса актив кышкы ял яратучылар өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Биредә һәвәскәр чаңгычылар гына түгел, спортчылар да шөгыльләнә, масштаблы ярышлар үткәрелә.

Хәзер Леонид Барышев балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен чаңгы инвентарьлары сатып алу белән шөгыльләнә. Планнарда — кышкы спортның башка төрләрен дә үстерү: мәсәлән, халыкара класслы спорт мастеры Евгений Косинцев биатлонга басым ясарга булды. Киләчәктә, тренер Сергей Трущин белән бергә эшләү максатыннан, биатлон балалар спорт мәктәбе программасына кертелергә мөмкин.

Кадрлар һәм мотивация
Үсешнең төп нокталарының берсе — уку йортларында балалар һәм яшүсмерләр белән турыдан-туры элемтә. Монда мәгариф идарәсенең, спорт секторының һәм спорт мәктәпләренең җайга салынган эше булуы мөһим. Эдуард Ковальчук һәм аның хезмәттәше Илшат Шәйморатов искә төшерә:

— Элек Алабугада «Урожай», «Спартак», «Динамо» кебек көчле берләшмәләр бар иде. Спорт җәмәгатьчелеге бердәм команда булып эшләде. Ишегалды һәм шәһәр турнирлары күп кешене җәлеп итте. Һәр мәктәптә территория периметры буенча чаңгы юллары булдырылды. Без бу традицияләрне яңартырга телибез. Тренерлар мәктәпләргә чыгарга, кайда һәм нинди спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булуын сөйләргә тиеш.

Мондый эшнең ачык мисалы — Александр Герасимов. Утыз елдан артык ул унынчы микрорайондагы хоккей тартмасын карап тора, ди Илшат Шәйморатов. Иртәнге биштә торып, шугалакны чистарта, су белән катыра, кичке унбердә генә кайтып китә. Ул хоккейчыларның берничә буынын тәрбияләде. Һәм үз командасына гына түгел, барлык җирле халык өчен дә эшли. Аның янына шөгыльләнергә профессионаллар түгел, гади малайлар килә.

Бүген Алабугада яңа стадионнар төзеп, шугалаклар катырып кына калмыйлар. Бездә иң мөһиме — бердәм булу традициясен кайтаралар. Бөтен ишегалды белән команда өчен җан ату, җиңү сөенечен уртаклашу кебек мизгелләр спортны чын-чынлап тере итә торгандыр да. Артында таныш тавышлар ишеткән спортчының күңелендә ниләр булганын, бернинди көч тә, җитезлек тә алыштыра алмый. Димәк, Алабуганың яңа җиңүләре әле алда көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев