Новая Кама 16+
Рус Тат
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада язгы су ташуга әзерлек дәвам итә

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре язгы ташкынга әзерлекне төгәлли.

Төп бурыч — кар суларының тоткарлыксыз агып китүен тәэмин итү.

Үзәк урамнардагы барлык яңгыр канализацияләре һәм су кабул итүче җайланмалар ачылган инде. Таҗи Гыйззәт урамында квартал эчендәге юл ливневкасын гына чистартасы калган, аны атна ахырына кадәр тәмамлыйлар. Бу хакта Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Рәфыйк Зәйнуллин хәбәр итте.

Елга үзәннәрендәге һәм су ага торган ерганаклардагы торбалар да су кабул итүгә әзер. Белгечләр коллекторларны тикшерүне, дренаж канауларын чистартуны һәм юл астындагы су үткәрү торбаларын парга куеп җылытуны дәвам итә.

Рәфыйк Зәйнуллин сүзләренчә, эшләр 85 процентка үтәлгән. Куркыныч участоклар калмаган. Шәһәр ташкынга тулысынча әзер булганчы эшләр туктамаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев