Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Мопед, питбайк һәм самокат: Алабугалыларга бу транспорт чаралары турында нәрсә белергә кирәк

Шәһәр буйлап ике һәм дүрт тәгәрмәчле транспортта хәрәкәт итү сезоны ачылды. Ләкин тиз хәрәкәт итү уңайлылыгының кире ягы да бар – җаваплылык.

Яңа кагыйдәләр

  • Скейтборд. Әлеге мобильлек чарасында теләсә кайсы яшьтән йөрергә ярый, әмма машина йөрү юлына 14 яшькә кадәр чыгу тыела. Моңа кадәр скейт — тротуарлар, парклар һәм махсус мәйданчыклар өчен уенчык кына.
  • Велосипед — юлга 14 яшьтән генә чыгарга рөхсәт ителә, ләкин алдан юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәҗбүри. Моңа кадәр ишегалларында, паркларда һәм велосипед юлларында йөрергә мөмкин.
  • Электросамокат. 7 яшькә кадәрге балаларга олылар озатуында һәм бары тик тротуарларда гына йөрергә ярый. 7 яшьтән 14 яшькә кадәр — шулай ук тротуарлар һәм велосипед юллары буенча, ләкин юлга чыкмыйча. Башка вариантлар булмаса, 14 яшьтән машина юлының уң ягыннан хәрәкәт итү рөхсәт ителә. Әгәр электросамокатның куәте 250 ватттан артык булса, ул мопедка тигезләнә, һәм ул вакытта аның белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителә.

Аеруча саклык таләп итә торган транспорт

  • Гироскутер һәм сигвей — болар инде тулы кыйммәтле транспорт чаралары. 14 яшькә кадәр аларда бары тик ябык зоналарда — өйдә, дачада, паркта гына йөрергә мөмкин. Машина йөрү юлына чыгу бары тик 14 яшьтән һәм саклагыч экипировка булганда гына рөхсәт ителә.
  • Мопед — бу двигателе күләме 50 куб. см кадәр булган ике яки өч тәгәрмәчле транспорт чарасы, максималь конструктив тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмый. Идарә итү өчен 16 яшьтән бирелә торган М категорияле машина йөртү таныклыгы кирәк. Моннан тыш, мопедта автомагистральләр буенча йөрү тыела.
  • Питбайк. Ул шәһәр урамнарында йөрү өчен каралмаган. Махсус трассаларда, полигоннарда, ябык мәйданчыкларда яисә юлсыз җирләрдә генә йөрергә мөмкин. Гомуми файдаланудагы юлларга чыгу катгый тыела. Әгәр модель баштан ук гомуми файдаланудагы юлларда куллану мөмкинлеген исәпкә алып проектланган булса, питбайкка хокуклар 16 яки 18 яшькә җиткән затларга кирәк. Әгәр дә хуҗа питбайкны үзе җиһазландыра икән (мәсәлән, фараны, борылыш күрсәткечләрен яки номер билгесе өчен беркетүне куя икән), ул вакытта мондый транспорт махсус техник комиссия узарга тиеш.
  • Квадроцикл — җитди әзерлек таләп итә торган куәтле техника. Аның белән машина йөртү таныклыгы булганда гына, 18 яшьтән идарә итәргә ярый. Юлсыз һәм махсус трассалар буенча хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә. Гади асфальт юлларга квадроцикл ЮХИДИга исәпкә куелган һәм аның номерлары булган очракта гына чыгарга мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясенең Алабуга бүлекчәсе башлыгы Тимур Галимуллин:

«Бу транспорт чараларын куллану кагыйдәләрен бозу административ җәзага китерә. Әйтик, питбайк яки мопед белән «правасыз» идарә иткән өчен — 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф, ә техниканы тоткарлаячаклар һәм махсус стоянкага җибәрәчәкләр. Хокук бозучы балигъ булмаса, аның өчен законлы вәкилләр җаваплы.

Сүз уңаеннан, 2026 елда 8 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, алар мототранспорт белән машина йөртү таныклыксыз идарә иткән. Аларның өчесе — яшүсмер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев