Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тыл ветераны Илсөя Ишкнеева: «Әтием минем каршыма чүгәләде дә, сугыш башланган, Илсөя, диде»

Җиңү көне алдыннан без Алабуганың иң матур кешеләренең берсе — тыл ветераны Илсөя Газиз кызы Ишкнеева белән очраштык.

Аның балачагы сугыш елларына туры килә. 10 яшьлек кызчыкның җилкәсенә төшкән авырлыклар, ачлык елларындагы туганлык җепләре һәм ветеран ире белән узган гомер юлы турында — безнең язмада. Илсөя апаның һәр сүзе бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә.

Ишкнеева Илсөя Газиз кызы Тельман районының (Аксубай районы) Щербень авылында 1932 елның 17 гыйнварында туа. 4 яшендә аның гаиләсе Дүшәнбегә күченеп китә. Сугыш елларында җирле колхозда төрле эшләр башкара. Ул елларны ул күз яшьләре белән искә төшерә. 10 яшьлек кызчык җилкәләренә төшкән авырлык бүген дә искә куркыныч бер төш булып төшә. Сугыш башланган көнне ул әле бүген дә хәтерли.

— Әтием минем каршыма чүгәләде дә, сугыш башланган, Илсөя, диде. Ә миңа нибары 10 яшь, мин сугышның нәрсә икәнен дә белмим, — дип искә ала ветеран. 

Аның әтисе ул елларда зур умарталыкны карап торучы була, шунлыктан аны сугышка беренче еллардан ук алмыйлар. Алып калалар. 500 умартаны караусыз калдыру мөмкин булмый. Илсөя алмалар күп үскән җирдә яши, шуңа күрә аның төп эше алма җыю һәм сату белән бәйле. Алма сатарга поезд белән 3 километр йөргән ул. Ләкин поездга утыру — үзе бер сынау: ул туктап тормый, бары тик тизлеген киметкән поездга хәрәкәт вакытында сикереп менәргә кирәк була. Бу мизгелләрне Илсөя апа бик зур авырлык белән искә ала. Кечкенә кызчыкның хәрәкәт иткән поездга сикереп менгәнен күз алдына китерегез әле...

— Җиләк-җимеш бар иде, ипи юк иде. Ач булмадык, ләкин ипи булмады. Әни белән ашханәгә керә идек, анда аш белән ипи бирәләр. Ипи кисәген үзебез белән алып кайтып китә идек, чөнки өйдә кечкенә балалар да бар бит әле...

Алмагачларны бик күп гектарда үстергәннәр. Алмагачлар арасында бәрәңге утыртканнар. Трактор белән эшчеләр бәрәңгене урып киткәч, калган бәрәңгене балаларга җыярга рөхсәт иткәннәр. Ләкин ул бәрәңге дә госпитальга җибәрелә иде, дип искә ала Илсөя апа.

Гаиләдә алар 6 бала үсә, дус-тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, туганлык җепләрен өзмәгәннәр. Илсөя апаның балачагы авыр булса да, язмышы аны шундый яхшы туганнар белән бүләкли. Бүгенге көндә Америкада яшәүче энесенең кызы турында ул аеруча зур җылылык белән сөйли.

Илсөя Газизовнаның тормыш иптәше — Талип абый — Бөек Ватан сугышы ветераны. Иптәшен — пар канатын — сагынып искә ала Илсөя апа. Икесе дә укытучы, икесе дә гомерләрен яшь буынны үстерүгә, тәрбияләүгә багышлаганнар.

Илсөя апа искиткеч кунакчыл, ачык шәхес. Безне дә чәй табыны белән каршы алды, чәй эчерми җибәрмәде. Ул күргәннәрне, кызганыч, бер мәкаләгә генә сыйдырып бетереп булмый. Ләкин яшьләргә киңәше шул: бүген барлык ишекләр ачык — укыгыз, эшләгез, дөрес итеп яшәгез! Һәм бер теләк — бүтән андый куркыныч сугышлар булмасын.
***
Шундый кешеләр белән очрашып, сөйләшеп алганнан соң, бу тормышның, яшәешнең матурлыгын һәм кадерен күбрәк аңлыйсың. Ул буын күпме авырлыклар үтеп тә, ачлык белән сыналып та, кешелекле, ачык йөзле, миһербанлы булып кала алганнар. Ил өчен, халык өчен намус белән хезмәт иткәннәр. Алар — авыр елларның көчле уллары һәм кызлары. Балачак белән иртә хушлашып, олы тормышның ачысын иртә татыган буын бит алар. Ә үзләре шундый матур, шундый ачык, бу дөньяны ачуланмый, һәр көнгә шөкер итеп яшиләр алар.

Бөек Җиңү көне белән, кадерле тыл ветераннары, сугыш елы балалары! Сезгә әле тагын озак еллар бу тормышка куанып, якыннарыгыз кадерендә яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев