Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

94 яшьлек тыл ветераны Шәмсия Мингалимова: «Мине онытмаулары өчен бик зур рәхмәт!»

Җиңү бәйрәме алдыннан без Алабугада яшәүче тыл ветераны белән очраштык.

Җиңү бәйрәме алдыннан без Алабугада яшәүче тыл ветераны белән очраштык. 

Көннәр матураеп, табигать уянган чакта, җиһан зур бәйрәмне каршы алырга әзерләнә. Инде менә 81нче тапкыр без Бөек Җиңүне каршы алабыз. Тирә-юнь бәйрәм мохите белән сугарылып, бар дөнья зур вакыйганы көтә.

Кызганыч, безгә тыныч күк йөзен бүләк иткән ветераннар арабыздан китеп бара, республика буенча аларны инде бүгенге көндә бармак белән санарлык. Ә Алабугада Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар инде юк та. Ләкин Җиңүгә зур өлеш керткән, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмаган тыл ветераннарын игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк. Алар, Аллаһка шөкер, бүген әле арабызда бар. 90 яшьтән өстә булсалар да, алар әле дә шундый көчле рухлы, тормышка гашыйк һәм «яшим әле!» диеп яшиләр. 

Шәмсия Миңнегәрәй кызы Мингалимова 1932 елның 19 апрелендә Тукай районының Югары Суыксу авылында дөньяга килә. Гади кызчык бу дөньяга бәхет эзләп килсә дә, аны бик авыр балачак һәм язмыш юлы көтә алда. Ләкин ул сынмый, сыгылмый, бар көчен кулына җыеп, алга атлый.

Бөек Ватан сугышы башланганда кечкенә Шәмсиягә нибары 9 яшь була. 1937 елның 5 декабрендә аның бер канаты сына — әтисен алып китәләр.

Алабуга шәһәренең 5нче төрмәсендә шул ук көнне тагын 24 кешене атып үтергәннәрен ул соңрак белә. Сугыш башланганчы зур гаиләдә Шәмсия һәм аның әнисе генә кала. Алар икесе дә колхозда хезмәт куялар. 1944 елда кызчык икенче терәген дә мәңгегә югалта — әнисе, күргән авырлыклардан авырып, бакыйлыкка күчә.

— Мине, ятим булганга, хәер сорарга җибәрәләр иде, ләкин мин колхозга эшкә киттем. Эш күп иде, чөнки бөтен ир-атларны сугышка алдылар, бөтен авыр эш хатын-кызлар һәм бала-чагалар җилкәсенә төште, — дип искә ала Шәмсия апа.

Хезмәтнең авырлыгыннан бигрәк, ачлыкны искә ала ветеран. Өчәр көн авызга бер валчык икмәк тә эләкмәгән көннәр булган. Үт куыгының урнашу үзенчәлекләре аркасында, майлы ризык ашый алмаган ул. Ачлыкны күргән кызның организмы да соң җитлегә, шуңа күрә бик ябык һәм кечкенә булып үсә. Ләкин шулай булса да, биергә бик ярата идем, дип искә ала ул.

Аларга балачак белән иртә хушлашырга туры килә. Авыр хезмәт, ачлык, ятимлек — барысы да кечкенә бала күңелен телгәләп, авыр тормыш дилбегәсен бик яшьли аларның кулларына тоттыра. Шуңа табигый ки, аларга бик күп хыялларыннан баш тартырга да туры килгәндер…

— Хыяллар бик күп иде алар... Дөресен генә әйткәндә, мин үземне күп нәрсәдә чикләдем. Тормыш үзе дә чикләде, — ди Шәмсия Миңнегәрәевна. — Партиягә керә алмадым, ә активный кешегә партиясез булу бик авыр ул. Табиб та буласым килде. Китаплар язарга гел хылландым — ансы чынга ашкан хыял.

2021 елда аның «Это было... Это не должно повториться» истәлекләр китабы тәкъдир ителде. Ул — гомерен балалар укытуга багышлаган шәхес.

— Беркайчан да икеле куйганым булмады, — ди ул. Яшьләргә аның киңәше гади: «Укыгыз, эшләгез, үзегезне кызганмагыз − шул вакытта сезне дә олыгайгач хөрмәт итәрләр».

Тормыш иптәше белән ул 65 ел бергә гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген Шәмсия апа балалары, оныклары кайгыртуында, яратуында һәм хөрмәтендә яши. Алабугада да ул билгеле шәхес, ул башкарган гамәлләр шәһәр күләмендә генә түгел, Рәсәй күләмендә дә билгеле. 1988 елдан Шәмсия Мингалимова Алабугада сәяси репрессияләр корбаннарының район оешмасын җитәкли. Ул — ветеран-укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе. Нәкъ менә аның инициативасы белән Алабугада репрессия корбаннарына мемориал булдырылган — мондый мемориал Россиядә башка беркайда да юк.

Бәйрәм уңаеннан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Шәмсия апада кунакта булды. Ул ветеранга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек теләде һәм сүнмәс энергиясе, тормыш зирәклеге һәм хезмәт сөючәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Шәмсия Миңнегәрәевнаны Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котлады, аңа күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек теләде.

«Мине онытмаулары өчен бик зур рәхмәт!», − ди ул елмаеп. — «Республикабыз Рәисенә дә, район башлыгына да, барлык алабугалыларга да рәхмәт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев