Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Тукай яши минем күңелемдә»: Морт авылында шигърият бәйрәме узды

Бирегә Юраш, Лекарево, Морт авылларыннан һәм Алабуга шәһәреннән катнашучылар җыелды.

Морт авылында беренче тапкыр «Тукай яши минем күңелемдә» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Бирегә Юраш, Лекарево, Морт авылларыннан һәм Алабуга шәһәреннән катнашучылар җыелды.

Узган атнада, ягъни 23 апрель көнне, кунакчыл Морт авылына чакыру алып, шигырь бәйгесендә эшләү бәхете тиде миңа. Биредә беренче тапкыр «Тукай яши минем күңелемдә» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан оештырылган иде. Конкурсның масштабы сөендерә, катнашучылар Мортның үзеннән генә түгел, Юраш, Лекарево авылларыннан һәм Алабуга шәһәреннән килгәннәр иде. Конкурс Алабуга муниципаль районы «Морт авыл җирлеге башкарма комитеты» ярдәме белән тормышка ашырылган.

Авыл мәдәни йортларында үзенчәлекле бер рух хөкем сөрә. Кечесе дә, олысы да биредә сине ягымлы елмаюы белән каршы ала. Ниндидер бер зур кунак килгәндәй, каршы алалар, хәл-әхвәлләрне сораштыралар. Шундый күңелле һәм җылы булып китә шул мизгелдә. Морт халкы да шундыйлардан, алар искиткеч кунакчыл һәм ягымлы. Киләсе генә килеп тора.

Беренче чиратта, әлеге бәйгене газетада яктыртыр өчен чакырган Гөлнара апа Хуҗинага рәхмәт әйтәсем килә. Без аның белән эш буенча еш аралашып торабыз, кеше буларак та, шагыйрә буларак та бик якын ул миңа.

Бәйгенең үзенә кире әйләнеп кайтыйк. Конкурс биш яшь категориясендә үткәрелде: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары, 5-11 сыйныф укучылары, өлкәннәр һәм шулай ук җырчылар арасында.

Чыгышларны бәяләү абруйлы жюрига ышанып тапшырылды. Аның составына «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Зиннәтуллина һәм Алабуга мәдәният көллиятенең актерлар бүлеге студенты Зилирә Сәлимова керде. Алар һәр чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңлап, гадел балларны куеп бардылар. Алар алдында катлаулы бурыч торды — талантлы чыгыш ясаучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу. Һәм алар бу эшне лаеклы башкарып чыктылар, дип уйлыйм.

Бәйге тантаналы ачыштан башланып китте. Морт авылының бию ансамбле искиткеч матур татар биюе бүләк итте. Шуннан соң сәхнәгә бер-бер артлы берсеннән берсе талантлы балалар чыкты, иң кечкенәләр микрофоннан бераз куркып торсалар да, ятланган шигырьләрен бер тында сөйләп чыктылар. Мәктәп укучылары инде кеше алдында чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия булганлыктан, бераз ышанычлырак яңгырадылар. «Су анасы» кебек шактый күләмле әсәрләрне яттан сөйләүчеләр дә булды. Әйе, беркемне дә «ул яхшырак сөйләде» дип аерасым килми. Сәхнәгә чыккан һәр катнашучы — ул инде җиңүче, минемчә. Чөнки зур сәхнәгә чыгып, мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясау — җиңелләрдән түгел. Ятланган шигырьне онытмыйча, сәнгатьле итеп башкару — үзе осталык.

Рус телле катнашучылар булу бигрәк сөендерә. Димәк, Тукайны татар телендә генә түгел, ә рус телендә дә беләләр, укыйлар һәм ятлыйлар. Лекарево авылыннан килгән катнашучылар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, татар телле чарада булуларына сөенүләрен белдерде.

Барлык катнашучылар әзерләгән әсәрләрен укып бетергәч, жюри әгъзалары урыннарны билгеләргә чыккан арада, катнашучыларны чәй өстәле артына чакырдылар. Татар халкының кунакчыллыгы әнә шунда да күренә. Шигырь бәйгесенә килгән балаларны да тәм-том белән чәй эчермичә җибәрмиләр.

Урыннар түбәндәге рәвештә билгеләнде. Әгәр дә нинди дә булса хата китсә, алдан гафу итүегезне сорыйм.

Балалар бакчасыннан катнашучылар арасында:

  • 1нче урын — Рифат Сафинов;
  • 2нче урын — Ләйлә Сәетгәрәева;
  • 3нче урын — Адель Фәсхетдинов.

Башлангыч сыйныф укучылары:

  • 1нче урын — Эльвир Гайнатуллин;
  • 2нче урын — Зилия Сафинова, Эльза Юнусова;
  • 3нче урын — Искәндәр Хуҗин.

5-11 сыйныф укучылары:

  • 1нче урын — Варвара Лялько;
  • 2нче урын — Салават Хуҗин, Латифа Закирова;
  • 3нче урын — Вероника Семенова.

Өлкәннәр:

  • 1нче урын — Наталья Яркова;
  • 2нче урын — Сәрия Данилова;
  • 3нче урын — Кадрия Сәлимова.

Җырчылар:

  • 1нче урын — Вәкил Һадиуллин (курай);
  • 2нче урын — Латифа Закирова.

Урын яулаган һәр катнашучыны тәбриклим, ә калганнарга киләчәктә уңышлар телим, бу соңгы бәйгегез булмасын. Урын ала алмадым дип боекмагыз, сәхнәгә чыгып, жюри каршында шигырь сөйли алгансыз икән, димәк, сез инде җиңүче. Беренче чиратта, үзегез өчен, ә бу иң мөһиме.
Шундый матур шигырь бәйрәме оештырганнары өчен Морт авыл җирлегенә рәхмәт әйтәсе килә. Татар телен саклап калуга керткән бу өлешегез, бу яхшы эшегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Бәйге үзенең эшен алдагы елларда да дәвам итеп, күбрәк катнашучыларны җыйсын. Чирканчык алынды, димәк, алда яңа ачышлар, яңа үрләр көтә.

Бәйгедән алган тәэсирләремне Гөлзадә апа Әхтәмованың «Без бай халык — бөек Тукайлы!» шигыреннән юллар белән тәмамлыйсым килә:

Тукай сүзе, Тукай җөмләләре
Кайта-кайта кат-кат укыла.
Анда булган илһам, дәрт-куәттән
Рухи азык җанга табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев