Туган шәһәребезнең чисталыгы — уртак эш: Алабугада гомумшәһәр чәршәмбе өмәсе узды
Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланып китте һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Себеркеләр, тырмалар һәм күтәренке кәеф — 8 апрельдә алабугалыларны нәкъ менә шулар берләштерде. Шәһәрдә традицион язгы чәршәмбе өмәсе (средник) үтте.
8 апрельдә алабугалылар, кыштан соң яраткан шәһәрләрен тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар. Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланып китте һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Оешма хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрдә чисталык урнаштырдылар: чүп-чар җыйдылар, эреп бетмәгән карны тараттылар һәм кипшергән урыннарны себерделәр. Искәртеп үтик: язгы чәршәмбе һәм шимбә өмәләре кыш нәтиҗәләре белән көрәшүгә һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән.
Нефтьчеләр проспектының сул ягын — 6нчы микрорайоннан алып институтка кадәрге өлешен — «Юность» спорт мәктәбе хезмәткәрләре җыештырды. Күңелле сөйләшүләр һәм шаяртулар астында эш бик тиз алга барды. Өмәгә барлыгы 20гә якын кеше чыккан.
Шәһәр администрациясе коллективы да чәршәмбе өмәсендә катнашты. Барысы да бертавыштан: Алабуганың чисталыгы — алабугалыларның үз кулында, ә бергәләп эшләгәндә күңелле дә, җиңел дә, сәламәтлек өчен дә файдалы, диләр.
Гомумшәһәр чәршәмбе өмәсендә Алабуга үзәк район хастаханәсе дә актив катнашты. Табиблар һәм шәфкать туташлары вакытлыча эш кабинетларын калдырып, ак халатларын эш киеменә алыштырдылар һәм хастаханә шәһәрчеге территориясендә тәртип урнаштырырга чыктылар. Эшкә дәррәү керештеләр: юлларны комнан һәм яфраклардан арындырдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев