Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Новгород ярминкәсе һәм Алабуганың «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» партнерлык турында килешү имзалады

«Интурмаркет» XXI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Түбән Новгород ярминкәсе» һәм «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» муниципаль автоном учреждениесе арасында төбәкара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Соңгысы Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручы булып тора.

Ике як мәгълүмат алмашуны үстерү, чаралар уздыруда тәҗрибә уртаклашу һәм ике төбәкнең — Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасын бергәләп популярлаштыру турында килештеләр.

«Түбән Новгород ярминкәсе» АҖ генераль директоры Елизавета Зубакина билгеләп үткәнчә, тырышлыкларны берләштерү ике төбәкнең дә потенциалын ныгытачак. Ул шулай ук Татарстан кунакларын Түбән Новгород өлкәсенең төп ярминкә вакыйгаларына чакырды.

«Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» МАУ директоры Эльмира Туканова килешүгә кул куюны Россиядә ярминкә хәрәкәтен үстерүдә мөһим адым дип атады. Ул Алабуга өчен Түбән Новгород өлкәсе вәкилләренең илдәге иң борынгы ярминкәләрнең берсе булган Спас ярминкәсендә актив катнашуы мөһимлеген ассызыклады. Туканова тәҗрибә һәм контактлар белән алмашырга әзер булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев