Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Территорияләрне җыештыру буенча икеайлык башланды

Бу атнада шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыра башладылар.

Икътисад бүлеге — коммерциячел предприятиеләр һәм сәүдә объектларын, төзелеш департаменты — төзелеш оешмаларын, авыл хуҗалыгы идарәсе − авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җаваплы. Мәгариф һәм мәдәният тармагында эшләүчеләр мәктәп, балалар бакчалары, югары уку йортлары, көллият территорияләрен тәртипкә китерәчәк. Спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар спорт объектлары, ФАПлар һәм медицина учреждениеләре белән шөгыльләнәчәк.

Мәсәлән, 28 нче «Урман әкияте» балалар бакчасы һәм 2 нче гимназия коллективлары үз территорияләрен кардан һәм чүп-чардан чистарттылар инде.

− Без ел саен язгы өмәләргә чыгабыз, — дип сөйләде бакчаның өлкән тәрбиячесе Ульяна Сөләйманова. — Балаларга туган шәһәреңдә чисталык һәм тәртип сакларга кирәклеген үз мисалыбызда күрсәтәбез. Моннан тыш, янәшәдә пычрак һәм чүп-чар булуы үзебезгә дә күңелсез.

18 нче «Карлыгач» балалар бакчасы коллективына Яшьләр урамындагы 4 нче һәм 10 нчы йортлар арасындагы тротуар һәм газоннар, ә балалар экология-биология үзәге коллективына Ленин мәйданын тәртипкә китерү йөкләнде.

− Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була дигән әйтем бар, — диде үзәк директоры Галия Усманова. — Әгәр дә һәр кеше әйләнә-тирә мохиткә сак караса, шәһәребез чын-чынлап уңайлы һәм матур булыр иде. Чисталык урнаштыру да күпкә җиңелрәк булачак. Сүз уңаеннан, безнең балалар бүген милли паркка — ата-аналары белән бергә ясаган сыерчык ояларын эләргә киттеләр.

Ресурслар белән тәэмин итүче дүрт оешма үзләренең 299 объектын кардан һәм чүп-чардан чистартачак, агачларны кисәчәк, фасадларны норматив хәлгә китерәчәк. Авыл җирлекләрендә һәм урманчылыкларда шулай ук массакүләм өмәләр узачак, парклар, скверлар, балалар мәйданчыклары, зиратлар чистартылачак, рөхсәтсез чүплекләр бетереләчәк, контейнер мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев