Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тел гаиләдә яшәсә, авылдан да китмәс: Илмәт – татар рухы сакланган авыл

Кем әйтте татар авыллары юкка чыга дип? Илмәттә тормыш кайный. Биредә 315 кеше яши, аларның 90 проценты – татарлар.

«Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш:

Бер кеше юк бер урамда...

Нинди тын һәм нинди буш!..»

(Сәгыйт Рәмиев)

Шәһәрнең ыгы-зыгысыннан бу тынлыкка килеп эләккәч, бераз аптырап каласың... Нинди тынлык, ә һавасы нинди чиста! Монда тормыш бөтенләй башка. Ләкин бу башкалыкны сүз белән аңлатып бетереп булмый, аны тоярга кирәк. Ә кешеләре! Авыл кешесенең кырык ягында кырык эш җәелеп ята, эшнең биредә бетәсе юк. Ләкин шуңа да карамастан авыл кешесе иң мөһимен — үзенең телен, гореф-гадәтләрен, тамырларын онытмый. Шунда аның иң зур көче, иң зур таянычы. Балаларын да алар эшне сөяргә, туган җирне яратырга һәм ана телен онытмаска өйрәтә. Чөнки баланың теле саф татарча «әни» һәм «әти» дип ачылган очракта гына татар теле яшәвен дәвам итәчәк.

Безгә чын татар авылында кунак булып кайту бәхете тиде. Алабуга районының Илмәт авылында татар теле горур һәм ышанычлы яңгырый. Биредә телдән оялу юк, киресенчә, аны саклап калу, үстерү өчен байтак эшләр башкарыла, көч түгелә.

Берничә кызыклы факт

  • Илмәт авыл җирлегенә Ядегәр, Әлмәт һәм Көек авыллары керә.
  • Бүгенге көндә гомуми халык санын 315 кеше тәшкил итә: Илмәттә — 291, Ядегәрдә — 21, Көектә — 3.
  • Халыкның 90 проценты — татарлар.
  • Буыннан-буынга күчә торган төп традиция — «Каз өмәсе».
  • Яшьләрне армия сафларына озату зур бәйрәм формасында уза: бөтен авылны урап, гармун белән җырлап йөриләр.
  • Бүген авылда 5 тыл ветераны яши.

Тал ярларны тоташтырган урында

Авыл белән танышу аның тарихыннан башлана. Илмәтнең барлыкка килүе турында безгә әйдәп баручы китапханәче Гөлнара Әхмәтшина сөйләде.

Төп чыганак — җирле автор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗинның «Әлмөхәммәт тарихы» китабы. Авылның беренче исеме — Талбасма. Авылны ике өлешкә елга аерып тора, ике ярда да күпләп агачлар үскән була. Бер тал өскә таба түгел, а янга үскән. Шул тал аша кешеләр бер ярдан икенче ярга чыгып йөргән булалар. Соңрак агачлыкларны кисеп, биредә яңа йортлар калкып чыга, тормыш гөрли: авыл халкы икмәк үстерә, терлекчелек һәм балыкчылык белән шөгыльләнә башлый.

Әмма Явыз Иван килеп, әлеге матур тормышны тар-мар китерә. Талбасма авылына да чукындыру отрядлары килеп җитә. Авыл халкы соңгы тамчы канга кадәр каршы тора. Бөтен йортлар яндырылып, авыл юкка чыгарыла. Берничә гасыр буена биредә куе үлән һәм шайтан таяклары гына үсә. Беркем дә яңадан авылны торгызырга кыймый. Бу урын бик шомлы тоела...

Ләкин шулай да бер батыр кеше табыла. Юраш авылында Әлмөхәммәт исемле бер ир кеше яши. Ул беренче булып биредә казык кага, өй салып керә. Аның артыннан башка гаиләләр дә иярә. Ничек татар авылы мулласыз булсын? Мулла сайлап, мәчет тә салып куялар. Шулай итеп авылда янәдән тормыш кайный башлый. Аңа Әлмөхәммәт исемен бирәләр, ләкин ул тора-бара "Әлмәт"кә, аннары "Илмәт«кә кадәр кыскартыла. Ике йөз елдан артык авыл үзенең нигез салучысының исемен йөртә, ә татар теле сагында торучы Фирдәвес Хуҗин бу тарихны кулъязмаларда мәңгегә теркәп куйган.

Биредә китапханә — үзенчәлекле урын. Татар телендә бик күп чаралар нәкъ менә шушы диварларда уза. Китап киштәләре татар рухы белән сугарылган. Мондый китапханәләр булганда тел яшәвен дәвам итәчәк.

Бүләк өчен түгел, халык өчен

Теләсә кайсы авыл өчен тагын бер мөһим урын — Мәдәният йорты. Мәдәни учакны саклаучы Фәүзия Төхбәтуллина безне җылы елмаюы һәм татар телендә сәламләп каршы алды. 1999 елдан ул «Сердәш» татар фольклор ансамблен җитәкли. Ансамбльнең бүләкләре күп, әмма иң мөһиме аларда түгел.

— Без вокаль җырлар җырламыйбыз, татар милли йолаларын, гореф-гадәтләрен сәхнәләштерәбез, — ди Фәүзия Мидхәт кызы. — Коллективның 14 еллыгына «Бәлеш урлау» йоласын күрсәттек. Мамадышка алып бардык, аннары безне Биектау районына бәйгегә җибәрделәр. Бөтен җирдә шатланып каршы алдылар һәм көчле алкышлар белән озаттылар.

Ел саен аларның репертуары яңа куелышлар белән тулылана. Сугыш еллары кебек мөһим темаларны да үз чыгышларында читләтеп үтмиләр, көнкүрешне дә, костюмнарны да, гореф-гадәтләрне дә шул замандагыча итеп күрсәтергә тырышалар. Бүген коллективта 10 кеше. Фәүзия Мидхәтовна һәр катнашучы турында горурланып сөйли һәм халык тарихына битараф булмаганнары, гореф-гадәтләрне белүләре һәм өйрәнүләре өчен рәхмәт белдерә. Кызганыч, бу гореф-гадәтләрнең күбесе үткәнгә күчкән, әмма мондый коллективлар тырышлыгы белән алар бөтенләй юкка чыкмый.

Алар Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевка ярдәме өчен аерым рәхмәт әйтәләр: Рөстәм Мидхәт улы ансамбльгә милли киемнәр алырга булышкан — сәхнә образы нәкъ менә шулардан башлана да бит.

Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиева өсти:

— Телне һәм мәдәниятне сакларга тырышабыз. Гаиләләре безгә күчеп килгән рус телле балалар да татар бәйрәмнәрендә теләп катнашалар, ә аларның әти-әниләре күршеләре белән иркен аралашу өчен татар телен өйрәнергә тырышалар. Без бар милләткә дә хөрмәт белән карыйбыз, әмма безнең авыл — чиста татар авылы, һәм без моның белән горурланабыз. Безнең ансамбль бүләкләр өчен түгел, ә халык өчен эшли. Оныкларыбыз татарча сөйләшергә оялмасыннар, телебез белән горурлансыннар иде.

Тәрәз төбендә гөлләр, сандыкта — ядкарь

Безгә «Сердәш» ансамблендә катнашучы Вәсимә Шакирова йортына керергә насыйп булды. Өй әкияттәге йортны хәтерләтә: уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре, тәрәз төбендә гөлләр, яңа пешкән икмәк исе... Татар хатын-кызлары башкача булдыра алмый: кунак килсә, мул табын әзерлиләр дә, әле күчтәнәчен дә биреп җибәрәләр.

Шуңа күрә безнең килүебезгә дә өстәл инде әзер иде. Безне гаҗәеп тәмле коймак һәм бәрәңге бөккәне белән сыйладылар.

Ләкин безнең игътибарны искиткеч матур итеп чигелгән сөлгеләр, өленгеләр һәм киемнәр җәлеп итте. Аларда төшерелгән һәрбер бизәк Вәсимә апаның кул җылысын, күз нурын саклый. Ул — чигү эшенең остасы һәм моны бөтен авыл белә.

— Бервакыт бер апаның йортында күреп алдым да, үземнең дә өйрәнәсем килде, шуннан бирле менә чигәм, — дип уртаклаша ул.

Диванга үз эшләнмәләрен тезеп салгач, берсен ул кадерләп кулына алды — аны безгә аерым күрсәтте. Бу иң кыйммәтле ядкарь — әлеге сөлгегә 130 елдан артык. Ул Вәсимә апаның каенанасының әнисеннән калган. Үзе дә хәзер киленнәренә тапшыру өчен аны сандыкта саклый.

— Мин балачактан ук күп йолалар һәм уеннар беләм, чөнки үзем аларда катнаштым, без шулай үстек. Хәзер аларны яшьләргә күрсәтергә тырышабыз, алар да белсеннәр. Оныкларыма сөйлим — аларга мондый хикәяләрне тыңлау бик ошый. Мин алар белән татарча гына сөйләшәм. Тел гаиләдә яшәсә, авылдан да китмәс.

Бер бәйгедә ансамбльнең костюмнары аеруча макталган: гади, артык бизәкләрсез чын татар костюмнары чын көнкүрешне чагылдырган. Гади татар әбиләре әнә шулай яши. Алар бик зур һәм мөһим эш башкаралар.

Соңгы сүз урынына

Әйе, барысы да авылдан башлана: тел, гореф-гадәтләр һәм милләт үзе дә. Җырлар, биюләр, йолалар, аш-су һәм танылган татар кунакчыллыгы — болар барысы да Илмәт авылында. Зур булмаган, ләкин искиткеч матур табигатьле Илмәт авылы бүген актив тормыш алып бара. Үзенең уңышлары белән ул Алабуганы гына түгел, бөтен республиканы гаҗәпләндерә. Ә иң мөһиме — биредә сатып алып булмый торган нәрсәләрне — туган телне, хәтерне һәм миллилекне саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев