Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның кече суднолар буенча инспекция башлыгы итеп Денис Мокеев билгеләнде

Элегрәк ул ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеген җитәкләгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары — ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы итеп Денис Мокеев билгеләнде. Элегрәк ул ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеген җитәкләгән. Бу хакта «Татар-информ» га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Денис Мокеев Алтай краенда туа, соңыннан Бөгелмәдә һәм Казанда яши. Югары юридик белеме бар.

РФ Кораллы көчләрендә армия хезмәте уза, «Кырымны кайтарган өчен» медале белән бүләкләнә.

2014 елдан ГИМС МЧС Россиядә эшли.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев