Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне законсыз кертү омтылышларына чик куелды
Республикада 148 терлек алып сатар (перекупщик) ачыкланган.
Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән эре һәм вак мөгезле терлекләрне законсыз кертү омтылышлары туктатылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Тимур Галеев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
— Бүгенгә бездә 2,5 меңнән артык транспорт берәмлеге тикшерелде. Без өстәмә рәвештә тагын 19 күчмә пост куйдык. Ике стационар постыбыз эшли. Бүгенгә без инде 190 баш эре мөгезле терлекне ачыкладык. Корбан бәйрәме якынлашу сәбәпле, әйләнеч юллар аша вак мөгезле терлекләр кертү башлана, — дип сөйләде ул.
Галеев сүзләренчә, республикада 148 терлек алып сатар (перекупщик) ачыкланган. Моннан тыш, Татарстан белән күрше төбәкләрдә тагын 40ка якын шундый кеше эшли. «Вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Киеренке эшлибез. Терлек кертү фактлары бар», — дип ассызыклады ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып сатарларны контрольдә тотарга кирәклеген өстәде. «Районнарда ветеринария белгечләрен беркетергә кирәк, алар көн-төн бу кешеләрне күзәтеп торсыннар», — дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев