Татарстанда ОСАГОның уртача бәясе 9 мең сумга җитте
Бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак.
Гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча Татарстан ОСАГО полислары иң кыйбат булган төбәкләр исемлегенә керде. Республикада иминиятләштерүнең уртача бәясе 9 мең сумга җиткән, бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Мондый мәгълүматны «Финуслуги» финанс маркетплейсына сылтама белән ТАСС агентлыгы китерә.
Полислар берничә төбәктә генә безнекеннән кыйммәтрәк булып чыккан: Новосибирск өлкәсендә — 13,7 мең сум, Ингушетиядә — 10,8 мең, Хабaровск краенда — 9,8 мең сум.
Россия буенча уртача алганда, беренче кварталда ОСАГО бәясе 7,2 мең сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,8%ка күбрәк.
Аналитиклар мәгълүматларына караганда, илдә иң еш Lada маркалы автомобильләрне иминиятләштерәләр — барлык рәсмиләштерелгән полисларның 21,1%ы нәкъ менә шушы машиналарга туры килә. Алга таба 10,7% өлеш белән Toyota һәм 6,5% белән Hyundai машиналары бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев