Татарстанда ОГЭ һәм ЕГЭ үткәрү пунктларын җиһазландыруга 300 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән
Аерым алганда, имтихан үткәрү пунктларын җиһазландыру өчен 3,5 мең принтер һәм 400 сканер сатып алынган.
Татарстанда ОГЭ һәм ЕГЭ үткәрү пунктларын техника белән тәэмин итү өчен төбәк бюджетыннан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр итте.
«Имтихан кампаниясе технологияләр ягыннан үсә бара, җиһазларны модернизацияләүгә һәм белгечләрне укытуга зур чыгымнар таләп ителә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу бурычларны хәл итү өчен кирәкле акчалар бүленде», — диде ул.
Аерым алганда, имтихан үткәрү пунктларын җиһазландыру өчен 3,5 мең принтер һәм 400 сканер сатып алынган.
«Хәзерге вакытта аларны муниципаль районнарга илтү һәм урнаштыру эшләре бара», — дип билгеләп үтте Закирова.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен имтихан материаллары сакланган «Интернет» челтәре аша тапшырыла, имтихан пункты аудиторияләрендә бастырыла һәм сканерлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев