Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә — МЧС сак булырга киңәш итә
Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.
Беренче июньгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан, ә көндез яшен һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Моңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына яшеренергә ярамый дип кисәтә. Балаларны караусыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев