Татарстанда дүрт көн эчендә газ белән бәйле 11 авария булган
Иң күп очраклар Казан шәһәрендә күзәтелгән, анда газны җиде тапкыр бетереп торганнар.
Татарстанда соңгы дүрт көндә газ белән тәэмин итүгә бәйле 11 авария теркәлгән. Иң күп очраклар Казан шәһәрендә күзәтелгән, анда газны җиде тапкыр бетереп торганнар. Әлмәт районында ике очрак, ә Нурлат һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән, дип хәбәр итте республиканың Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Ашыгыч рәвештә газны ябуның төп сәбәбе булып газ чыгу (утечка) тора, ул алты очракта ачыкланган. Шулай, Әлмәт шәһәренең Гафиатуллин урамындагы 2 нче йортның унынчы подъездында газ бирүне вакытлыча туктатып торганнар.
Казанда Гагарин урамындагы 14 нче йортта газны профилактика эшләре уздыру сәбәпле ябып торганнар. Поперечно-Базарная урамындагы 72 нче йортта милекчеләрнең берсе газ су җылыткычын үз белдеге белән урнаштырган һәм моның нәтиҗәсендә газ торбасына су тулган, шуңа күрә 15 фатир газсыз калган.
Нурлат шәһәренең Кариев урамындагы 42 нче йортында, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ мәгълүматлары буенча, төтен торбалары корылышында кагыйдә бозулар аркасында бөтен йортка газ бирү туктатылган.
Түбән Камада һәм Казанда янгыннар чыкканнан соң, саклык (превентив) чарасы буларак, газ белән тәэмин итүне туктатып торганнар.
Әлеге вакыйгаларга бәйле рәвештә Татарстанның Торак инспекциясе тикшерү уздыра, дип яза «Реальное время».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев