Татарстанда «Абилимпикс» чемпионаты башланды
Анда 1800гә якын кеше — тигез санда мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнаша.
16 марттан 13 апрельгә кадәр республикада инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы уза. Ярышлар «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр арасында 1800гә якын кеше катнаша.
Чемпионатның мәйданчыклары 14 районда 35 мәгариф оешмасы булачак. Катнашучылар үзләренең осталыкларын 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча күрсәтәчәкләр. Программада беренче тапкыр — «Бровист», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү буенча белгеч» һәм «Техник-протезист».
Аеруча игътибар — «Мөмкинлекләр фестивале» нә биреләчәк. Анда сәламәтлекләрендә җитди үзенчәлекләр булган кешеләр катнаша. 550гә якын кеше үзләрен 22 юнәлештә сынап караячак: пешекче ярдәмчесеннән алып агачка рәсем ясауга кадәр.
5 яшьтән 13 яшькә кадәр катнашучылар өчен Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Арчада «Һөнәр белән танышу фестивале» узачак. Уен форматында балалар 18 компетенция белән танышачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан җыелма командасы Мәскәүдә узган илкүләм чемпионатта 69 медаль яулап, медаль зачетында икенче урынны алды. Республиканы шулай ук СВО катнашучылары арасында беренче «Абилимпикс» чемпионатын оештыруга керткән өлеше өчен бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев