Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тарихка инвестиция: Алабугада тарихи һәйкәлләрне ничек торгызалар

Алабугада мәдәни мирас объектлары язмышына багышланган киңәшмә узды. Хакимият, бизнес һәм күзәтчелек органнары вәкилләрен җыйган очрашуны район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәрде.

Очрашуда тарихи объектлар һәм аларны торгызу турында сөйләштеләр. Сөйләшүдә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга прокуроры урынбасары Юрий Васильев, шулай ук шәһәр эшмәкәрләре советы әгъзалары һәм тарихи биналарның хуҗалары катнашты.

Алабуга — башкаладан соң икенче

Очрашуны ачып, Рөстәм Нуриев шундук проблеманы билгеләде: Алабуга — бай тарихлы шәһәр, әмма бу байлык зур җаваплылык йөкли.

— Законнар мәдәни мирас объектларын саклауга җитди таләпләр куя. Алабугада бу эш актив алып барыла, яхшы куелган, мәсәлән, «Бер сумга мәдәни мирас объекты» программасы. Проектның экономикасы начар түгел, биналар үз инвесторларын таба ала. Бүгенге көндә җәмәгать туклануы да, кунакханә фонды да кирәк, — дип ассызыклады район башлыгы. — Без инфраструктурага акча кертәбез һәм һәйкәлләрне торгызу буенча параллель рәвештә эш алып барырга телибез. Безнең бурыч — җаваплы хуҗа табу.

Иван Гущин, үз чиратында, очрашу форматының уникаль булуын билгеләп үтте:

— Бу киңәшмә — район башлыгының бу мәсьәләгә битараф булмавын һәм җаваплы каравын күрсәтә. Һәм иң мөһиме — монда мәдәни мирас объектлары хуҗалары һәм потенциаль инвесторлар бар.

Комитет рәисе әйткән саннар җитди: Алабуга районы территориясендә төрле әһәмияттәге 275 мәдәни мирас объекты урнашкан. Аларның саны буенча муниципалитет, Казаннан гына калышып, Татарстанда икенче урында тора. Иван Гущин сүзләренчә, аның ведомствосы бизнеска булышырга, документлар рәсмиләштерүдә һәм тарихи кыйммәтләрен югалтмыйча, әлеге биналарны заманча ихтыяҗларга җайлаштыруда ярдәм итәргә әзер.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, муниципалитет та һәйкәлләрне коткару буенча теләсә нинди башлангычларны хуплый.

Әмма медальнең икенче ягы да бар. АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко биналарны сатып алып та, аларны саклап калу өчен бернәрсә дә эшләмәүче ваемсыз хуҗаларга кагылышлы катлаулы темага кагылды. Бу турыда фикер алышуга Юрий Васильев та кушылды, ул мондый ваемсызлык өчен җаваплылык турында искә төшерде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә тарихи биналарны саклап тоту таләпләрен үтәмәгән хуҗалардан 12 объектны тартып алу буенча документлар әзерләнгән. Шул ук вакытта уңай динамика бар. 2023 елдан башлап бер сумга 5 объект сатылган.

Биредә хостел булачак
Шәһәрнең танылган эшмәкәре Нурислам Кадыйров мәдәни мирас объектларын гамәлгә ашыру программасында катнашу өчен беренчеләрдән булып теләк белдерде. Ул Татарстанның 10 еллыгы урамындагы 9 нчы йортны − XIX гасыр ахыры архитектурасы һәйкәлен сатып алды (бу бина банк һәм сәүдә хезмәткәрләре өчен очрашу урыны булып хезмәт иткән).

Революциядән соң йорт ташландык хәлгә килә, аннары анда фатирлар урнаша, ә анда яшәүчеләр күчеп киткәннән соң бу урын асоциаль элементларның яраткан урынына әверелә. Ә берничә ел элек монда зур янгын чыга.

— Без бу бинаны күптән күзәтеп килдек. Үзең яшәгән җирдә мондый ташландык хәлне күрү күңелсез, — ди Нурислам Кадыйров.

Бүген бу йортны танырлык та түгел. Фасад матур кызыл кирпечкә кадәр чистартылган, аварияләргә каршы эшләр алып барыла. Эчке эшләргә проект документациясе әзерләнә.

— Барлык коммуникацияләр — электр энергиясе, су, газ белән тәэмин итү башкарылды. Музей-ядкарьлеккә эшләрне оператив килештергәне өчен зур рәхмәт әйтәсе килә, − ди Нурислам Кадыйров.

Зур бүлмәле бинаның тарихи планировкасы сакланачак (монда кайчандыр театр урнашкан булган). Яңа хуҗа бу диварларда хостел ачарга планлаштыра.

Күршедә — апартаментлар
Аның каршында — Татарстанның 10 еллыгы урамында 12 нче йорт урнашкан. Бу корылма да тиздән яңа тормыш белән яши башлаячак.

Планда — территориясен төзекләндереп һәм йорт яны корылмалары төзеп, татар стилендә апарт-отель булдыру.

— Ел ярым эчендә без монда барысын да чистарттык, катлар арасындагы түшәмәне алыштырдык, фундаментны ныгыттык, һава температурасы уңай булу белән эшне дәвам итәчәкбез, − дип сөйләде эшмәкәр Александр Горбунов. — Безнең өчен бу мәдәни мирас объекты белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе, параллель рәвештә бу эшне өйрәнәбез.

Көлдән — музейга: мещанин Новиков утары
Казан урамындагы 45 нче йортта шәхси музей ачу планлаштырыла. Бу 1852 елда төзелгән мещанин Новиков утары. 2012 елда йортта зур янгын була.

— Объектның йөздән 15 проценты сакланып калгандыр, мөгаен. Бу — бинаның кысасы, фасады, — дип сөйли корылма хуҗасы Прияна Фролова.

Бүген монда эш кайный. Ирле-хатынлы Фроловлар утарны программа буенча бер сумга сатып алганнар һәм аны торгызуга бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Һәр кирпеч, фасадның һәм түбәнең нинди төстә булачагы да Казан һәм музей-ядкарьлек белән килештерелә. Планнар гаять зур: көз башында ук биредә шәхси сәнгать музеен ачарга ниятлиләр.

— Без ирем белән күп еллар буена коллекция тупладык: картиналар, иконалар җыйдык. Болар барысы да өйдә саклана. Хәзер алар монда яшәячәк, — дип уртаклаша Прияна Фролова. — Аскы катта иконаларның зур коллекциясе урнашачак, беренче катта — классицизм һәм барокко чоры, рус һәм чит ил рәсемнәре. Без монда хатын-кызлар монастыреннан изге таш салып калдырдык.

Бинага тотылган акчаларның кире кайту мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биреп, йорт хуҗасы: әле бу турыда уйламадык та, бу бит — сәнгать һәм гади математика монда эшләми, керемнең кайчан булачагы да — билгесез, дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев