Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Танайкада су белән бәйле өзеклекләрне бетерделәр

Эссе көннәр башлану белән Танайка авылында яшәүчеләр су белән өзеклекләргә зарлана башлады. Авылга кергән урында урнашкан «Полянка» микрорайоны халкына исә аеруча кыенга туры килде.

Район башлыгы урынбасары Александр Косов аңлатуынча, көннәр эссе тору сәбәпле, су да күбрәк тотыла башлады. Халык бакчаларга күпләп су сибә, шәхси куллану да арта. Су торбаларының искерүе һәм Танайкада халык санының артуы да бу хәлгә үз йогынтысын ясамый калмый, әлбәттә.

— Авылларны су белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче «Инженерные коммуникации» оешмасы «Полянка» микрорайонында тагын бер насос урнаштырды, шушы көннәрдә насосның өзеклекләрсез эшләве өчен электр белән тәэмин итү егәрлеген арттырачаклар, шулай ук биш авария дә бетерелде, — дип билгеләп үтте Александр Косов.

Бүген Танайкада барлык урамнарда һәм йортларда су бар, ди башлык урынбасары, өстәвенә, ул яхшы басым белән ага. Башка танайкалыларга кебек үк, бу аның өчен дә бик мөһим, чөнки Александр Владимирович үзе дә шушы авылда яши:

— Мөмкинлектән файдаланып, Танайка халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Су белән тәэмин итү системасына үзлектән тоташу, насосларга законсыз кушылу очраклары теркәлде. Нәтиҗәдә: мондый кешеләр насосларын кабызу белән бөтен урам сусыз кала. Алга таба без мондый намуссыз кешеләрне ачыклау буенча рейд үткәрәчәкбез һәм барлык рөхсәтсез тоташуларны юк итәчәкбез.

Быел Танайканың су белән тәэмин итү системасын модернизацияләүгә 10 миллион сум юнәлдереләчәк.

Бер үк вакытта башка торак пунктларда да су белән тәэмин итү системасын ремонтлау буенча эш алып барыла. Шул исәптән, Анзиркада насос алыштырылды — хәзер авылга су тулы күләмдә килә. Чиратта — Котловка. Хәзерге вакытта авыл бары тик бер су манарасыннан гына файдалана, икенчесе ремонтта. Калган торак пунктларда су белән тәэмин итүдә проблемалар юк, ди Александр Косов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев