Сугыш, мәхәббәт һәм җиңү: Алабуга стадионында Җиңү көненә масштаблы тамаша күрсәттеләр
Парадтан соң стадионда «Җиңү Салюты» театральләштерелгән тамаша башланды.
Сәхнәдән «Катюша», «Десятый наш десантный батальон», «Эх, яблочко», «Первым делом самолёты» кебек легендар җырлар яңгырады. Ахырдан, әлбәттә, «День Победы» җырын башкардылар.
Бию һәм җыр аша барысы да: ничек сугышканнар, ничек яратканнар, ничек дуслашканнар һәм ничек җиңгәннәрен күрсәттеләр. Тыл хезмәтчәннәре турындагы номер аеруча тетрәнерлек булды.
Тамашада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары һәм студентлары, шулай ук шәһәрнең «Голубка», «Калинка», «Земляничный дождь», «Колибри», «Анжелинки», «Улыбка», «Карамель» хореография коллективлары, «Нотка» балалар вокаль ансамбле, вокаль ансамбльләр, «Весна Победы» конкурсында катнашучылар, 4 нче гимназиянең вокаль коллективы, шулай ук 34 нче балалар бакчасы, «Колос» мәдәният йорты коллективы, мәктәп укучылары һәм Суворов училищесында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Тамаша вакытында махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларны искә алдылар. Стадионга геройларның портретларын алып чыктылар.
Тамаша «Ватаныбызны сакларга, аның тарихын белергә, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, үткәне белән горурланырга һәм аның киләчәге өчен хезмәт итәргә, Ватанның тугры уллары булырга ант итәбез» дигән сүзләр белән тәмамланды.
Шуннан соң тамашачыларга «Разведка» һәм «Юный десантник» клубының күрсәтмә чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев