«Студеный ключ» һәм «Колосовка»да салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырачаклар
Әлеге максатларга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 120 миллион сумга якын акча җибәрелде.
«Студеный ключ»ка — 46 миллион
«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасы кысаларында эшләр «Студеный ключ» микрорайонында башланачак. Биредә финанслауның гомуми күләме 46 миллион сум тәшкил итә. Акчалар салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен салуга тотылачак. Проектны гамәлгә ашыру ике елга исәпләнгән: быел — 26 миллион сум, 2027 елда калган 20 миллион сум үзләштереләчәк.
Әлегә бистәдә юллар да юк, ләкин башта челтәрләрне алыштыралар, аннары юл өслеген төзүне планлаштыралар. Су белән тәэмин итүнең икенче этабы тәмамлануга, 2027 елда хакимият юлларны проектлау һәм төзүгә керешәчәк.
«Колосовка»га — 48 миллион
Тагын бер мөһим объект — «Колосовка» микрорайоны. Салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен салуга 48 миллион сум акча каралган.
Казаннан килгән подряд оешмалары заказ бирүче белән очрашу уздырдылар, трассаны карадылар. Якынча 25 майдан челтәрләрне алыштыра башлыйлар. Моңа кадәр халык белән җыелыш үткәрү планлаштырылган, анда торбаларны салу ысулы турында сөйләшәчәкләр: ачык ысул белән салыргамы, әллә горизонталь-авыш бораулау ысулын (ГНБ) кулланыргамы. Проектны халыкка күрсәтәчәкләр.
— Микрорайонда биш урам бар. Аларның дүртесендә инде асфальт бар һәм без аны бозмаячакбыз. Эшләр яшел зонада узачак, ә кисешкән урыннарда ГНБ ысулын кулланачакбыз, − дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин. − Бишенче − Благодатная урамында челтәрләр салганнан соң быел юл өслеген төзекләндерәбез.
Быел шәһәр буенча инженерлык челтәрләрен алыштыруга барлыгы 725 миллион сум акча тоту каралган. Акча су белән тәэмин итүгә дә, җылылык челтәренә дә тотылачак. Финанслау төрле чыганаклардан алып барыла: бу республика бюджеты һәм җирле казна акчалары, шулай ук ЕПТС һәм «Алабуга» махсус икътисади зона акчалары.
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев