Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе «пропискасын» үзгәртә: 2026 елда Алабуганың төп бәйрәме ипподромда узачак

Ярминкә 30 июльдән 2 августка кадәр үтәчәк.

Елның иң зур һәм көтеп алынган вакыйгасы — Спас ярминкәсе быел үзенең традицион урынын үзгәртә. 30 июльдән 2 августка кадәр ул шәһәр ипподромында (Сабантуй мәйданында) оештырылачак. Бу карар ярминкәнең масштаблары тарихи үзәккә генә сыймый башлавы белән бәйле.

— Кешеләр бу бәйрәмне сагына, — ди Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко. — Әмма узган ике ел аны үткәрү урыны турында фикерләрне яңадан карап чыгарга мөмкинлек бирде. Тарихи өлештәге сәүдә рәтләре — матур, әмма шундый зур вакыйга инде тарихи урамнарга гына сыймый. Җирле халыкка да, катнашучыларның үзләренә дә борылырга урын юк бит, ә бу күңелле түгел. Туристларның вакыты минутлар белән исәпләнә, ә алар аны халык төркемендә төрткәләшеп йөрүгә сарыф итәргә мәҗбүр. Чүп җыю мәсьәләсе дә бар — махсус техника бөтенләй үтә алмаган вакытлар да булды. Мин Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка ипподромда ярминкә үткәрергә тәкъдим иткәне өчен бик рәхмәтле. Яңа киңлек — яңа идеяләр өчен иркен урын, уңайлы логистика, сәүдә һәм күңел ачу өчен зур мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев