Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Солдат боткасының сере — ихласлык: Алабугада Җиңү көненә 1100 порция ботка өләштеләр

Солдат боткасы өчен барлыгы 46 кг карабодай һәм 20 кг тушенка тотылган.

Традиция буенча, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Алабуга халкын һәм шәһәр кунакларын тушенкалы солдат боткасы белән сыйладылар. Барлыгы 1100 порция әзерләнгән.

«Солдат миче, солдат боткасы — армиядәге һәм СВО дагы кебек. Анда шулай ук пешерәләр, — дип сөйләде кыр кухнясы башлыгы Марат Хаҗиев. Бездә шундый 5 мич бар. Мондый чараларга барабыз яки катлаулы объектларга. Мәсәлән, 2022 елдан 2025 елга кадәр без Лисичанскига йөрдек, анда җирле халыкны ашаттык — көн саен 5000 кеше».

Чын солдат боткасының сере нәрсәдә, дигән сорауга ул гади генә итеп: «Барысын да чын күңелдән, ихластан эшләргә кирәк. Безнең боткада барысы да бар».

Солдат боткасы өчен бүген барлыгы 46 кг карабодай һәм 20 кг тушенка тотылган.

Сүз уңаеннан, редакция хезмәткәрләре дә солдат боткасыннан авыз иттеләр. Чыннан да, бик тәмле иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев