Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Социаль фонд май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне вакытыннан алда түләячәк

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Cоциаль фонды май башында түләнә торган балалар пособиеләрен вакытыннан алда — апрель ахырына кадәр күчерәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

«Якынлашып килүче май бәйрәмнәре уңаеннан Социаль фонд гадәти график буенча 3 майга кадәр килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен 29-30 апрельдә күчерәчәк», — диелә Социаль фонд хәбәрендә.

Фондта ачыклык кертүләренчә, вакытыннан алда түләү акчаларны банк хисапларына алучы гаиләләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре аша пособиеләр алучылар түләүләрне май аенда алачак — «Россия Почтасы» графигына бәйле рәвештә 3 майдан 25 майга кадәр.

Шул ук вакытта өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләр стандарт график буенча — 5 майда башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев