Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Шишкин киңлекләре»: Алабугада Татарстанда беренче тугай паркы барлыкка киләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Алабуга» МИЗ ярдәме һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институты кураторлыгында безнең шәһәрдә «Шишкин киңлекләре» тугай паркы (пойменный парк) барлыкка киләчәк.

Бу — гади төзекләндерү генә түгел, бу — бөтен республика өчен яңа формат: монда табигать, тарих һәм уңайлылык бер территориядә очрашачак.

Архитекторлар өч төп принципны саклап кала: урынга сакчыл караш, панорамалылык һәм экология.

Су басу зонасы тарту үзәгенә әверелә
Хәзер җир асты сулары һәм ташулар аркасында яр буйлап йөрү кыен. Проект бу мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итә. Сөзәк урыннарны борщевик, америка өрәңгесе, эхиноцистис кебек агрессив үсемлекләрдән чистартачаклар. Чишмәләр һәм инешләрне тугай күлләре челтәренә юнәлтәчәкләр. Экосукмаклар барлыкка киләчәк: җәяүлеләр йөри торган бу юллар су басудан курыкмый һәм рельефны үзгәртми торган баганаларда торачак.

Тынычлыкка — өстенлек
Паркта аерым «тынычлык зоналары» барлыкка киләчәк. Монда кеше күзәтүче буларак кына керә һәм бу урыннарда табигать үзлегеннән торгызылачак. Кошларны күзәтергә яратучылар өчен махсус мәйданчыклар булачак. Ә мәгълүмати стендларда бу тирәнең табигый байлыклары турында мәгълүмат урнаштыру күздә тотыла.

Тарихны саклап
Проектлаучылар алдына куелган төп шарт — ике тарихи артефактны: борынгы терәк диварны һәм иске причал нигезен тулысынча саклап калу.

«Бернинди вибрацияләр, юылулар яки гидрологик режим үзгәрешләре булмаячак. Моннан тыш, эшләрнең барлык этаплары археологлар контроле астында узачак», — дип ассызыклый кураторлар.

Территориягә ике керү юлын төзекләндерү күздә тотыла: «Шишкин буалары» паркы ягыннан керү төркеме һәм Спас соборы янындагы сөзәклектә баскыч куелачак. Җирле халык үтенече буенча, сөзәклек буйлап, чишмәгә илтүче сукмак ясалачак.

Шәһәр өчен сулыш
Ахыргы нокта — масштаблы яшелләндерү. Сөзәклекләрдә 500ләп агач (тал, юкә, миләш агачлары, алмагачлар) һәм 5000нән артык куак утыртылачак. Бу танылган рәссам-якташыбызны илһамландырган табигать күренешен булдырырга ярдәм итәчәк.

Авторлар нәрсә ди?

— «Шишкин киңлекләре» проекты — табигый территорияләрне үзләштерүгә яңа караш, — дип аңлата Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова. — Без инженерлык бурычын гына хәл итеп калмыйбыз, без — тарихи бистә территориясендә республикада бердәнбер тугай паркы булдырып, Алабуганың потенциалын ачабыз.


Алабугалыларның яңа паркның нинди булуын сайлау мөмкинлеге бар. 27 апрельдә 18:00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык урамы, 77) җәмәгать тыңлаулары узачак. Шәһәр халкына детальле концепция тәкъдим ителәчәк һәм халыктан фикерләр көтелә.

Белешмә
«Шишкин буалары» паркы федераль грант (шәһәр мохитен үстерү проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңү) һәм республика программасы акчаларына реконструкцияләнгән иде. Анда тарихи яктырту, памп-трек, балалар мәйданчыклары һәм причаллар барлыкка килде. «Шишкин киңлекләре» бу тарихны киңәйтеп, бөтен яр буе сөзәклеген бердәм ландшафт шедеврына әверелдерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев