Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм томан турында кисәтә
Җил тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.
Иртәгә, 7 апрельдә, Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге тиешле кисәтү таратты.
Республиканың кайбер районнарында төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә дә, көндез дә урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүче көчле җил исәчәк.
Бофорт шкаласы буенча, 13,9дан 17,1 м/с кадәр тизлектәге җил «көчле җил» (крепкий ветер) дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев