Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Шәһри Казан» газетасы коллективы: Редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде

«Шәһри Казан» газетасы гаиләсе бүген ятим калды.

Төнлә, баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабиров, кинәт йөрәге туктау сәбәпле, вафат булды, дип яза «Шәһри Казан» коллективы «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

«Һәрберебезне барлап, үз итеп, кирәк чакта сүгеп, коллективны бер йодрыкка туплап торган редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде. Һәр бәйрәмдә тост әйткәндә без аңа кешелекле, рәхимле булуы өчен рәхмәт әйтә идек! Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы! Урыныгыз Җәннәт түрләрендә булсын Гаиләгезгә, әти-әниегез, балаларыгызга Ходай сабырлык бирсен!» — диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, Алабуга район газетасы редакциясе Радик Сабировның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев