Рөстәм Миңнеханов: Болгарда — безнең динебезнең башы
17 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды.
Бәйрәм XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтте.
Җыенда катнашучыларны Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, ул быел да башкалада узган икътисади форумның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте.
«Менә монда, Болгарда — динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең ата-бабаларыбызның тарихы. Әлеге тарихны без искә алырга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур-зур чаралар үтте, алар барысы да уңышлы узды, чит илләрдән бик күп кунаклар кабул иттек. Кайбер кунаклар бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә дә бик зур рәхмәт», — диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын торгызуы өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.
Болгарга ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев