Россиядә беренче тапкыр Космос атналыгы уза: Алабугалыларны нинди чаралар көтә?
РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 6–12 апрельдә беренче тапкыр Космос атналыгы уза.
Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә ала. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында оештырыла.
Атналык мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланып китте. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. 7 апрельдә «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры — Милли космик үзәк беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде.
Алабугада Космос атналыгы: Лубоклардан алып заманча технологияләргә кадәр
Космос атналыгы вакыйгалары Алабуга районын да читләтеп үтми. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы мәдәни һәм белем бирү программалары әзерләнгән:
- 11–12 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында (Казан урамы, 24) «От лубка до космоса» дигән күргәзмә эшләячәк. Бу экспозиция рус халык иҗаты традицияләрен космик эраның футуристик образлары белән берләштерә. Күргәзмәдә әкиятләрдән алып тарихи сюжетларга кадәрге «лубок» жанрында ясалган рәсемнәрен күрергә мөмкин. Шул ук вакытта экранда танылган рәссамнар — Алексей Леонов, Андрей Соколов, Камил Муллашев һәм башкаларның космик темадагы хезмәтләре трансляцияләнәчәк. Бу — халык традицияләренең йолдызлар турындагы хыялларга ничек этәргеч бирүен күрү өчен яхшы мөмкинлек.
- 12 апрельдә сәгать 13:00дә «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләүче яшьләр өчен «Знание» җәмгыятенең «Дөньяны үзгәрткән 108 минут» дигән лекциясе оештырылачак. Чара кешенең космоска беренче очышына багышланган.
- 17 апрельдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы базасындагы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Роскосмос» хезмәткәре Шакир Бабаев белән очрашу узачак. Мәгърифәти лекция кысаларында студентлар космик тармакның үзенчәлекләре турында тыңлый алачак.
Космос атналыгының үзәк чарасы 9 апрельдә «Россия» милли үзәгендә узган Беренче Россия космик форумы булды. Анда дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Программа буенча ил күләмендә космонавтлар белән телекүперләр, техника күргәзмәләре һәм тематик фильмнар күрсәтү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев