Рейсларны киметү — вакытлыча чара: Алабугада шәһәр транспорты мәсьәләсе ничек хәл ителә
1 апрельдән Алабугада шәһәр автобусларында йөрү бәясе 45 сумга кадәр күтәрелде.
Бу карар маршрут таксилары йөртүчеләренең хезмәт хакын арттыру кирәклеге сәбәпле кабул ителде.
Алабугада шәһәр транспорты белән ике ташучы — ИП Марданов һәм ИП Карионов шөгыльләнә. 1 февральгә булган мәгълүматлар буенча, аларда 13 йөртүче җитми иде: берсендә — 10, икенчесендә — 3. 2 апрельгә вәзгыять бераз яхшырды һәм вакансияләр саны 8 калды.
— Хезмәт хакын күтәрдек. 1 апрельдән 100 мең сум тәкъдим итәбез, — дип билгеләп үтте Илья Карионов. — Стажировка үтүчеләр бар. Вәзгыять яхшыра.
Шәһәрдә барлыгы 16 маршрут исәпләнә. Норма буенча, һәр маршрутта икешәр йөртүче эшләргә тиеш ( бу көн дәвамында йөртүчеләр бер-берсен алыштыра алсын өчен кирәк). Әмма хәзер күп кенә маршрутларда берәр генә кеше эшли. Шуңа күрә ял көннәрендә, йөртүчеләр ял итә алсын өчен, рейслар санын кыскарту турында карар кабул ителде. Үз чиратында бу маршрут таксилары арасындагы интервалга йогынты ясады. Илья Карионов әйтүенчә, эш көннәрендә хәрәкәт интервалы 10 минут булса, ял көннәрендә ул инде 10-15 минут тәшкил итә.
— Мондый карарны, кадрларны җыеп бетергәнче, вакытлыча чара буларак кына кабул итәргә мөмкин, — дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева. — Әмма автобуслар шәһәр буенча йөрергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев