Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Олы Шүрнәк: авыл яши, үсә һәм туристларны көтә

Районда җирлек башлыкларының хисап сессияләре дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Олы Шүрнәк авылында узды.

Традиция буенча ул гражданнарны кабул итүдән башланды. Аны район башлыгы урынбасары Александр Косов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.

Олы Шүрнәк авылында яшәүче Виктор Пашаев Мәктәп урамындагы кибет янында видеокүзәтү камералары урнаштыруны сорады. Бу авыл үзәге: биредә балалар мәйданчыгы һәм янгын сүндерү машинасы өчен стоянка урнашкан.

Җирлек башлыгы Николай Мельников аңлатканча, 2024 елда 1 чакрымга сузылган бу участокта урамнарны яктырту җайланмалары урнаштырылган. Бу юл — төбәк юлы булганлыктан, биредә транспорт күп йөри, һәм камераны урнаштыру өчен урын да каралган. Аларны кую халыкның иминлеге өчен кирәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов аңлатуынча, бу эшне «Имин шәһәр» программасы кысаларында башкарып була.

Шулай ук халыктан Олы Шүрнәк һәм Югары Шүрнәк авыллары арасындагы төбәк юлын ремонтлау, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре дә яңгырады.

Аннары җирлек башлыгы Николай Мельников бер ел эчендә башкарылган эшләр турындагы сөйләде.

Җирле хакимият эшчәнлегенә бәя биреп, район башлыгы урынбасары Александр Косов Олы Шүрнәк авыл җирлегенең яхшы исәптә торуын билгеләп үтте − бу башлыкның үзара килешеп эшләве һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсе.

− Башкалардан аермалы буларак, биредә халык авылдан күпләп китми, димәк, авыл яши, үсә һәм чәчәк ата, − дип билгеләде ул.

Александр Косов туризм үсеше белән аерым перспективаларны бәйләде. Хәзер Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге белән Олы Шүрнәк һәм Иске Куклюк авылларын туристлык маршрутларына кертү турында килешүләр эшләнә.

— Сезне Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә беләчәкләр. Күрсәтерлек һәм горурланырлык әйберләрегез бар. Сездә социаль өлкә яхшы үскән, территориядә «Вятские зори» эре авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, «Вятский берег» хуҗалыгы да үсештә, − дип өстәде район башлыгы урынбасары.

Александр Косов районның узган ел эшенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, Олы Шүрнәк җирлеге Кышны озату, Сабантуй, авыл хуҗалыгы ярминкәсе кебек гомумшәһәр чараларында актив катнаша. Узган елда авылның үзендә иң әһәмиятле мәдәни чараларның берсе — Питрау бәйрәме үткәрелде. Чараны оештыру АМР башлыгы Рөстәм Нуриев гранты ярдәмендә мөмкин булды.

— Авылда тормышыбыз бик әйбәт. Уңайлы тормыш өчен барысы да бар: ут, юллар, кибетләр, медпункт, мәктәп, мәдәният йорты эшли. Эш урыннары булдырылды. Дөрес, яшьләр азрак. Әмма үз фольклор ансамблебез бар, балалар мәктәптән соң безгә шөгыльләнергә килә. Питрау бәйрәме узган елның иң матур вакыйгасы булды — ул мең ярымнан артык кунакны җыйды. Барлык авыл халкы исеменнән район башлыгы Рөстәм Нуриевка бүлеп бирелгән акчалары өчен зур рәхмәт. Авылны һәм безне, авыл халкын онытмавыгыз өчен рәхмәт, − дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Роева.

— Бер хисап докладында депутатларның, җирлек башкарма комитетының халык катнашында башкарган бөтен эшләрне чагылдыру кыен, әлбәттә. Ләкин эш эшләнә икән, аны һәркем күрә. Һәркайсыбыз җирлек үсешенә хәленнән килгәнчә өлеш кертсә, бергәләп билгеләнгән планнарны тормышка ашырырбыз, димәк тормышыбыз да яхшырак һәм уңайлырак булачак, − дип йомгаклады Николай Мельников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев