Олы Покров урамындагы «Яшел йорт»ка икенче гомер биреләчәк
Беренче өяз училищесы бинасында кунакханә-ресторан комплексы урнашачак.
Бу хакта аның хуҗасы, Алабугада туып-үскән, 4 нче мәктәптә укыган һәм фирмасы да шушы шәһәрдә урнашкан Раиль Ханнанов сөйләде. Эшкуар тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау турындагы законнар кысаларында гына калмыйча, биналарны барлык заманча стандартларга яраклаштырып, шул чор рухын кабатларга тели.
— Без шәһәрнең тарихи өлешен үстерүгә өлеш кертергә телибез, шуңа күрә монда иң беренче чиратта нинди объектлар кирәклеген өйрәндек. Алабугага туристлар күп килә, булган кунакханәләр җитми. Биредә апарт-отель, ресторан, спа-комплекс ачарга планлаштырабыз. Безнең файдаланылмый торган объектларга җан өрү тәҗрибәсе бар инде. Нефтьчеләр проспектында иске банк бинасы бар иде, без аннан хостел ясадык.
Бинада инде барлык коммуникацияләр үткәрелгән, санузелларда штукатур эшләре тәмамланган. Хәзер бүлмәләрне чистага эшләү башлана, агач тәрәзәләр урнаштырыла. Эшләр ТР Мәдәният министрлыгы белән килешү нигезендә һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре күзәтүе астында башкарыла.
Күршедәге ике бина да шулай ук тарихи, әмма алар мәдәни мирас объекты булмаганлыктан, җимерек хәленнән яңадан торгызылачак. Эш күп — алдагы хуҗадан соң өч бина һәм үлән баскан ишегалды калган (ул да комплексны яңадан торгызырга теләгән, әмма «көче җитмәгән»).
Хуҗа комплексны тулысынча ике елдан соң кулланылышка тапшырырга планлаштыра.
Билгеләп үтик, беренче өяз училищесы бинасы (XIX гасырның беренче яртысы) — региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, төрле стиль элементларын үз эченә алган эклектика чоры истәлеге. Ул XVIII гасыр ахырында Спас соборы протоиерее П. М. Юрьев тарафыннан төзелә. 1809 елда хуҗа бу бинаны Алабуга өяз училищесына бүләк итә. Әлеге уку йорты биредә 1850 елгы янгынга кадәр эшли. XIX гасырның икенче яртысында уттан зыян күргән бинаны икенче гильдия сәүдәгәре А. И. Стахеев сатып ала һәм икенче катын өстәп төзи.
Бина фасадында беренче һәм икенче катлар арасында Михаил Ломоносов сурәтләнгән өч барельеф урнашкан. Идәндә Ушков плиткасы сакланган, аны калдырырга һәм җитмәгән өлешләрен тулыландырырга телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев