Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Ни өчен квитанцияләрдә суммалар артты?

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен гыйнвар квитанцияләре гадәттәгедән югарырак булып чыкты.

Башкарма комитетта аңлатуларынча, сәбәпләрнең берсе — һава шартлары. Гыйнвар ае салкын булганлыктан, йортларны җылытуга күпкә күбрәк җылылык сарыф ителә. Икенчедән, планлы рәвештә тарифлар күтәрелде.

«РФ Хөкүмәтенең 2024 елның 15 ноябрендәге 3287-р номерлы карары нигезендә РФдә ТКХ тарифларын индексацияләүнең уртача күләме 01.07.2025 елдан — 11,9 процент, 01.06.2026 елдан — 5,4 процент итеп расланган.

Алабуга районында башкарма комитет карары белән әлеге индекс 2026 елга 13,5 процент күләмендә билгеләнгән, ләкин 17.12.2025 елның 1960 номерлы карары буенча торак хезмәтләренә тарифны арттыру 01.01.2026 елга 4,94 процент тәшкил итә».

Әгәр түләүдәге сумма шик тудырса, беренче итеп идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәтенә (ТСЖ) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен номерлар квитанциядә күрсәтелгән.

Әгәр мәсьәлә хәл ителмәсә, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Мөрәҗәгатьләр интернет аша рәсми сайтта (gji. tatarstan. ru/priem. htm), шулай ук «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев