Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Навигация сезонында Чистай 113 туристик теплоход кабул итәргә планлаштыра

Чистай музей-тыюлыгы теплоходларга хезмәт күрсәткән ун ел эчендә беренче тапкыр бу сан 100дән артып китәчәк.

Быел Чистай 113 туристик судноны кабул итәргә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры урынбасары Зәмфирә Хөснетдинова хәбәр итте.

«Чистай музей-тыюлыгы теплоходларга хезмәт күрсәткән ун ел эчендә беренче тапкыр бу сан 100дән артып китәчәк, һәм без моңа бик шат. Уткән елда Чистайда яңа елга порты ачылды. Ул беренче теплоходны 6 майда кабул итте. Сезон дәвамында яңа пристаньга барлыгы 77 судно туктады», — дип сөйләде ул.

Хөснетдинова сүзләренчә, Чистайга килүче туристларга шәһәрнең тарихи үзәге буенча күзәтү экскурсияләре һәм музейларга бару тәкъдим ителә. «Безнең барлык музей объектлары тарихи утарларда, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрендә урнашкан», — дип билгеләп үтте спикер.

Төп маршрут — «Чистай — сәүдәгәрләр шәһәре» («Чистополь купеческий»). Аңа Шәһәр тарихы музеена бару да керә. Бу Татарстандагы иң борынгы музейларның берсе, быел аңа 105 ел тулды. Анда уникаль экспонатлар, мәсәлән, дөньяда тиңе булмаган агач велосипедлар бар, дип ассызыклады Хөснетдинова.

«Быел яңалык та булачак — «Прогулки с Борисом Пастернаком» исемле иммерсив экскурсия-аудиоспектакль тәкъдим ителәчәк. Бу гади экскурсия яки йөрү генә түгел, бу — интерактив чара. Кеше хәрәкәткә кушыла ала — шигырьләр укырга, халык артистларына алкышларга, сугыш елларында Чистайда язылган җырларны җырларга мөмкин», — дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев