Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында Сабантуй гөрләде: Абсолют батыр билгеле!

7 июнь көнне Морт авылында халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуй булып үтте. Төбәкнең иң зур һәм үзенчәлекле авылларының берсендә оештырылган тантана кунакларга онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итте.

Бәйрәмгә килүчеләрне Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов чын күңелдән сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Җыр-бию һәм бәйрәм атмосферасы
Бәйрәм көнне сәхнә түрендә авыл үзешчәннәре булды. Сабантуйның концерт программасын Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары үзенең җырлары һәм биюләре белән бизәде.

Авылның үз үзешчәннәре дә сынатмады: Раушания Гайфуллина җитәкчелегендәге бию коллективларының чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Бәйрәм кичәсен иҗади һәм җанлы итеп алып баручылар — Ләйлә Фәрхетдинова һәм Илназ Гаффанов булды.

Кабатланмас уеннар һәм мул бүләкләр
Быелгы милли уеннар һәм спорт ярышлары күптөрлелеге белән аерылып торды, программага яңа кызыклы конкурслар да өстәлгән иде. Катнашучылар өчен бүләкләр дә быел аеруча мулдан әзерләнгән.

«Авыл халкына һәм безгә һәрвакыт ярдәм итүче спонсорларыбызга зур рәхмәт белдерәбез. Алар ярдәме белән Сабантуебыз бик югары дәрәҗәдә узды», — дип билгеләп үттеләр бәйрәмне оештыручылар.

Сабантуй батыры кем?
Тамашачылар иң түземсезлек белән көткән мизгел — милли көрәш ярышлары иде. Быелгы Морт Сабантуеның иң көчле көрәшчесе — Абсолют батыры исеменә шушы ук авылның горурлыгы, җирле егет Ранас Соловьев лаек булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев