Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Мобиль поликлиника» 13 апрельдән 17 апрельгә кадәр Танайка халкын кабул итәчәк

Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре Алабуга районында халыкны кабул итүне дәвам итә.

Бу атнада (13 апрельдән 17 апрельгә кадәр) табиблар Танайка авылында, Ермазов урамы, 3нче йорт адресы буенча эшли.

Белгечләрнең кабул итү графигы

Көн саен (13–17 апрель):

  • Акушер-гинеколог
  • Уролог
  • Гомуми практика табибы

Аерым көннәрдә:

  • Кардиолог: 13, 14, 15 апрель
  • Эндокринолог: 13, 15 апрель
  • Хирург: 13, 17 апрель
  • Невролог: 14, 15 апрель
  • Онколог: 15 апрель
  • Травматолог: 16, 17 апрель

Шулай ук Танайкада «ФЛЮМАММ» комплексы эшли, анда флюорография һәм маммография (ММГ) узып була.

Үзегез белән нәрсә алырга?
1. Паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС
2. Выпискалар, анализ һәм тикшеренү нәтиҗәләре (кулда булса)

Тар белгечләрдә тикшеренү узу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Мобиль поликлиника «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев