Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Миңа оят»: Алабугалылар газоннарда йөргән өчен җавап бирделәр

Кичә Нефтьчеләр проспектында чираттагы профилактик рейд узды.

Муниципаль контроль хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә газоннарда йөрергә яратучылар белән аралаштылар. Әйтергә кирәк, алар аз түгел.

37 нче магазин каршындагы территория бу җәһәттән иң популяр урындыр. Монда сәүдә нокталары күп, ә килүчеләр тротуарга кадәр барырга иренә — машиналарын куялар да газон аша йөгереп чыгалар. Яшел үлән әле генә күренә башлады, ә аны инде аяусыз рәвештә таптыйлар.

Билгеләп үтик, монда 3.27 «Туктау тыела» («Остановка запрещена») юл билгесе урнаштырылган, ул юлның теләсә нинди, хәтта кыска вакытлы туктау да тыелган участогын билгели. Әмма кайбер алабугалылар өчен бу киртә түгел.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларның кайберләре безнең белән аралашырга теләмәде — качып китәргә ашыктылар. Шул ук вакытта кисәтүләрне тыңлаучылар да булды.

Алабугада яшәүче Лилия исемле ханым кисәтү белән ризалашты:

«Бу яхшы түгел, әлбәттә. Болай эшләргә ярамый. Бәлки, монда сукмак ясарга кирәк булгандыр, әмма, дөрес, газон буйлап йөрү яхшы түгел. Дөресен әйтәм, миңа оят. Мондый рейдлар үткәрелүе яхшы. Киләсе юлы мин һичшиксез урап узармын. Рәхмәт».

Башка бер хатын-кыз, ни өчен газоннан баруы турындагы сорауга: «Шулай килеп чыкты инде», — дип кыска итеп җавап бирде.

«Шәһәрне төзекләндерү дәвам итә, аеруча газоннарга һәм яшелләндерелгән территорияләргә зур игътибар бирелә, — дип сөйли муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова. — Әмма, даими рейдларга һәм мәгълүмат такталары булуга карамастан, кешеләр газоннарны таптауларын дәвам итәләр. Узган атнада газоннарда йөргән өчен 10 административ штраф язылды — физик затлар өчен 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр. Апрель башыннан бирле — шундый ук кагыйдә бозуның 31 факты теркәлгән. Кешеләр тротуарга кадәр барырга иренә. Күп очракта кагыйдә бозулар Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында теркәлә, анда кеше күп һәм сәүдә объектлары тупланган».

Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне яшел территорияләргә һәм газоннарга сакчыл карарга чакырабыз. Алабуга чистарак һәм матуррак булсын өчен, кайвакыт тротуар буйлап артык ун адым ясау да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев