«Метеор-2020» тизйөрешле судносында беренче туристлар Алабугага Казаннан килде
Пассажирлар шәһәргә «Музейлар төне» акциясе вакытында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең интерактив программаларында катнашу өчен килделәр.
Алабуга Татарстан башкаласыннан навигация сезоны ачылу кысаларында «Метеор-2020» тиз йөрешле судносында килгән беренче кунакларны кабул итте. Пассажирлар шәһәргә «Музейлар төне» акциясе вакытында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең интерактив программаларын карау өчен килде.
Кама буйлап су юлы хәрәкәте башлану белән республика халкы һәм кунаклары өчен автомобиль транспортына уңайлы альтернатива барлыкка килде. «Метеор» тиз йөрешле суднолары Казан, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләрен бәйләүче маршрут буенча даими рәвештә йөриячәк.
Алабуга аша узучы рейслар расписаниесе:
- Җомга һәм шимбә (Казан — Яр Чаллы): Алабугага килү — 13:45тә, кузгалып китү — 13:50дә.
- Шимбә һәм якшәмбе (Яр Чаллы — Казан): Алабугага килү — 14:20дә, кузгалып китү — 14:25тә.
Пассажирлар өчен мөһим мәгълүмат:
Судноларның килү вакыты су юлындагы вазгыятькә бәйле рәвештә расписаниедән 10 минутка кадәр аерылырга мөмкин. Арадаш пунктларда утыру көймә кузгалып киткәнче бер минут кала тәмамлана.
Суднога утырганда үзегез белән билет һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Исерек яки үзен адекват тотмаган пассажирлар рейска кертелми.
Нәни йорт хайваннары (мәчеләр, кечкенә этләр) махсус контейнер-переноскаларда гына йөртелә. Һава шартлары начар булганда рейслар туктатылырга яисә башка вакытка күчерелергә мөмкин.
Билетларны каян алырга һәм кая шалтыратырга?
Билетларны перевозчикның рәсми порталында (флот-рт. рф) алырга була. Рейслар турындагы оператив мәгълүмат өчен телефоннар:
- 8 (843) 567-76-93
- 8 (962) 549-69-01
Фото: АДМЯ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев