Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Март яңалыклары: яңа кагыйдәләргә һәм законнарга күзәтү

Россиялеләрнең торымшында марттан ниләр үзгәрде?

ТКХ өчен түләүнең яңа сроклары
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 15 енә кадәр түләргә кирәк. Идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хәзер фатирда яшәүчеләргә квитанцияләрне 5 нән дә соңга калмыйча җибәрергә тиеш.

Алимент билгеләүнең яңа тәртибе
Суд карарыннан башка бердәм пособие билгеләгәндә алимент төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Әгәр күләме суд тарафыннан билгеләнгән булса, нәкъ менә шушы сумма исәпкә алына.

Энергетиклар, тәмәке һәм наркотиклар рекламасы
Энергетик эчемлекләрнең рекламасында аларны артык куллануның зыяны турында кисәтү булырга тиеш. Тәмәке, кальян, вейпларны онлайн сатып алырга тәкъдим итүче сайтлар суд карарыннан башка тәүлек дәвамында ябылачак. Шулай ук интернетта наркотикларны пропагандалау өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән.

Русча элмә такталар
Реклама булмаган мәгълүмат, элмә такталар, күрсәткечләр, афишалар һәм бәя язылган кәгазьләр рус телендә булырга тиеш. Россия яки чит ил халыклары телләрендә урнаштыру рөхсәт ителә, ләкин төп тексттан соң. Товар билгеләрен, фирма атамаларын, доменнарны һәм промокодларны тәрҗемә итәргә кирәкми.

Студентлар өчен яңа кагыйдәләр
25 инженерлык юнәлешенә физикадан мәҗбүри имтихан кертелә. Кайбер социаль-гуманитар белгечлекләр өчен — тарих буенча. Булачак педагоглар профильле фәннәр буенча БДИ тапшырачак. Максатчан килешү буенча бюджет урыннарында белем алган медицина вузларын тәмамлаучылар хәзер кимендә өч ел эшләргә тиеш.

Автомәктәпләрдә укыту
B категориясе буенча мәҗбүри йөртү сәгатьләре саны артачак. C һәм D категорияләрен алырга теләүчеләр, шулай ук такси йөртүчеләр автомәктәпләрдә дә, «урыннарда» да укый алачак. Юл һәлакәтендә беренче ярдәм күрсәтү курсы тулысынча яңартыла, ә теоретик өлешкә яңа темалар өстәлә.

Кунакханәләргә бронь
Кунакханәләр броньне икенче көннең исәп-хисап сәгатенә кадәр сакларга тиеш. Броньне вакытыннан алда бетергән очракта алдан түләү тулысынча кире кайтарыла. Кунакханә номерларына агрегаторлар аша бронь ясарга бары тик бердәм реестрга кертелгән оешмаларга гына рөхсәт ителә. Яңа кагыйдәләр кунак йортларына кагылмый.

Ташламалар һәм авиабилетларны кире кайтару
Эконом-класслы авиабилетларга 50% ташлама 12 яшькә кадәрге балаларга ата-аналары яки озатып йөрүчеләре белән бергә бронь ясаганда исәпләнә. Моннан тыш, балаларны хәзер олылар янына утыртырга тиешләр. Кайбер очракларда пассажир кире кайтарылмый торган билет өчен акчаны кире кайтарырга мөмкин. Бер якка бара торган рейска соңга калганда да, кире билеттан файдаланып булачак.

Балтырган һәм башка куркыныч чүп үләннәре өчен штраф
Хәзер җир кишәрлекләренең хуҗалары һәм арендаторлары гына түгел, ә юллар, торба үткәргечләр яки электр тапшыру линияләрен эксплуатацияләүче компанияләр дә Сосновский балтырганы һәм башка куркыныч чүп үләннәр белән көрәшергә тиеш. Югыйсә — җитди штраф яки участокны тартып алу яный.

Такси автомобильләре
Документ нигезендә, әлеге тармакта бары тик үзебездә җитештерелгән яки компонентларының күп өлеше Россиянеке булган автомобильләр генә эшли алачак. Үзмәшгуль машина йөртүчеләр өчен 2033 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев