Россиялеләр май аенда 12 көн ял итәчәк
Май аенда россиялеләрне 19 эш көне һәм 12 ял көне көтә.
Өстәмә ял көннәре май бәйрәмнәре — Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне исәбенә формалаша. Шул сәбәпле, 1 майдан 3 майга кадәр, шулай ук 9 майдан 11 майга кадәрге көннәр эш көннәре булмаячак.
8 май кыскартылган эш көне була — эш вакытының дәвамлылыгы бер сәгатькә кими.
2026 елның калган айлары арасында май ае эш көннәре саны буенча иң кыскасы булачак.
Шул ук вакытта 2026 елның гыйнвар ае соңгы биш елда иң «аз эш көне булган» ай булып чыкты: көннәрнең яртысыннан күбрәге ял һәм бәйрәм көннәренә туры килде. Чагыштыру өчен: 2023, 2024 һәм 2025 елларның гыйнварында 17 эш һәм 14 ял көне булган, 2022 елда — 16 эш һәм 15 ял көне, һәм 2021 елда гына күрсәткеч 2026 елның гыйнварындагы кебек булган — 15 эш һәм 16 ял һәм бәйрәм көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев