Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Куркыныч аяк астында: бер айда Алабугада 17 кешегә талпан кадалган

Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Татарстан буенча: 270 зыян күрүче, шуларның 57се — балалар. Мондый мәгълүматларны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте җиткерде. Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга районы һәм Алабуга шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Илдар Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда талпаннарның кешегә һөҗүм итү очраклары 20,7 процентка арткан (2024 елда — 359 мөрәҗәгать, 2025 елда — 429).

Вакцинация турында
Талпаннар уннан артык йогышлы вируслы һәм бактериаль авыруларны, шул исәптән вируслы энцефалит һәм боррелиозны тарата (безнең район энцефалит буенча эндемик булып санала). Зарарланган талпан кадалганның беренче минутларында ук кешегә инфекция йога.

Роспотребнадзор белгечләре искә төшерә: авыр нәтиҗәләрдән саклануның иң нәтиҗәле ысулы — вакытында вакцинация ясату. Прививка курсын алдан үтергә кирәк. Ул 6 айга кадәрге интервал белән ясала торган 2 прививкадан тора. Вакцинация урманга яки паркка чыкканчы ике атна кала тәмамланырга тиеш. Беренче ревакцинация бер елдан соң, алдагылары — һәр өч ел саен ясала.

Активлык чоры
Талпаннар апрельдән октябрьгә кадәр куркыныч тудыра. Алар аеруча май аенда һәм июньнең беренче атналарында активлаша. Куркыныч урманнарда гына түгел, шәһәр паркларында, скверларда, шулай ук шәхси бакчаларда һәм йорт яны участокларында да сагалап торырга мөмкин.

Киңәшләр
Сәяхәткә чыкканда мөмкин кадәр ябык, тәнгә сыланып торган кием кияргә һәм репеллентлар кулланырга кирәк. Киемнең ачык төстә булуы яхшырак — анда бөҗәкне күрү җиңелрәк. Шулай ук биек үләнле, куаклы урыннарда йөрмәү хәерле. Табигатьтә булганда үзегезне, балаларны һәм йорт хайваннарын даими тикшереп торырга киңәш ителә.

Урман бете кадалган икән инде, кичекмәстән травмпунктка, поликлиникага яки ФАПка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәк тиредә никадәр азрак булса, зарарлану куркынычы да шулкадәр түбән.

Тартып чыгарылган талпанны ташларга ярамый: аны вирус йөртүче булганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен лабораториягә тапшырырга кирәк.


Быел талпаннарга каршы 123,2 гектар мәйдан эшкәртеләчәк:

  • Александр, Георгий, Пионер, «Гуляй» һәм «Чебурашка» парклары, Шишкин буалары, Алабуга шәһәрлеге (городище) һәм ипподром территориясе;
  • авылларда Сабантуй уздыру мәйданчыклары (Морт, Шүрнәк, Иске Куклюк, Иске Юраш, Татар Дөм-Дөме, Танайка).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев